Алга (газета)

(«Алга» газетасы битеннән юнәлтелде)

«Алга» газетасы1917 елда Уфа шәһәрендә чыккан татар социал-демократик газетасы.

«Алга»
Tөр

социал-демократик газета


Нәшер итүче

«Татар социал-демократларының Мәркәз комитеты Уфада»

Баш мөхәрир

Әхмәтсолтан Хәбиби

Нигезләнгән

1917

Сәяси тараф

социал-демократ

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1917, ел ахыры.

Төп офис

Уфа

Тарих үзгәртү

Беренче саны 1917 елның 4 августында Уфада, «Тормыш» газетасы типографиясендә басыла. Барлыгы 7 сан гына чыга, алар барысы да урта кулда, 4 битле генә була. Мөхәрир вазифасында – Әхмәтсолтан Хәбиби, нашире — «Татар социал-демократларының Мәркәз комитеты Уфада». Мәкалә язучылар арасында иң җитди чыгыш ясаучысы Кәшфи Кабиров булган.

Юнәлеш үзгәртү

Газета татар социал-демократларның матбугат органы булып санала, шигаре исә «Берләшеңез, бөтен дөньяның пролетариясе!» була. Ләкин чынлыкта газета шул лозунг буенча гына эшләми, ә бәлки үзенең битләрендә төрле сәяси фикерләргә урын бирә. Мәсәлән, Эчке Россия мөселманнары Милли-мәдәния мохтарияте игълан ителү турында ул болай яза:[1]

 

Казанда булып үткән өч съезд Эчке Россия мөселманнары өчен Милли вә мәдәни атономия игълан кыйлды. Шул сәбәпле 22 нче июль көнне безнең демократлар да Хөррият бәйрәме [2] дип кабул итәргә тиеш булачаклар.

 

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Алга» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Әдәби сүзлек» буенча
  2. Ягъни, Бәйсезлек бәйрәме (көне)