Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
үзгәртү 

Зоология порталына рәхим итегез!

Зоология (бор. грек.  хайваннар фәне) - хайваннар патшалыгы вәкилләрен өйрәнә торган фән, биологиянең төп бүлекләренең берсе. Галимнәре зоологлар дип атала.

Зоологиянең берничә бүлеге бар. Мәсәлән,

үзгәртү 

Сайланган мәкалә

Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керәЮлбарыс — (лат.  Panthera tigris) — песиләрнең иң эре һәм көчле вәкиле, пантералар ыруына карый. XX гасыр башына кадәр Казакъстанда, Төрекмәнстанда, Үзбәкстанда яшәгәннәр, Амудәрья һәм Сырдәрья ярларындагы йөрмәслек куе тростниклыкларда очраганнар. Әмма узган гасырның икенче яртысында бу якларда юлбарыслар атып үтерелеп юкка чыкканнар. Юлбарыслар төрле яшәү урыннарында очрый: Һинд ярымутравында алар, күбесенчә, тропикларда очрый; Ерак Көнчыгышта тайгада, кедрлыкларда, тауларда, елгалар үзәннәренең куе урманнарында очрый.

үзгәртү 

Сайланган өзек

« Кеше скелетын алыгыз, аны дүрт аякка бастырыгыз, оча сөякләрен, балтыр, кул сөякләрен кыскартыгыз, аяк һәм уч табаннары сөякләрен озынайтыгыз, бармак сөякләрен берләштерегез, умыртка һәм теш казналарын озынайтыгыз, һәм бу скелет кеше калгычлары түгел, ат сөякләре булыр. »
--Бюффон, "Табигый тарих"
үзгәртү 

Сайланган шәхес

Жорж-Луи Леклерк, граф де Бюффон (фр. Georges-Louis Leclerc, Comte de Buffon) 1707 елның 7 сентябрь, Бургундия1788 елның 16 апреле, Париж) — XVIII гасыр француз натуралисты, биолог, математик, табигатьне өйрәнүче һәм язучы. Үсемлекләр һәм хайваннар дөньяларының бергәлеге турында фикерен әйтә.

Бюффон килгән нәтиҗәләр иляһи кылуга төп теоретик сылтаманы – табигатьнең абсолют үзгәрмәүчәнлеге турындагы күзаллауны юкка чыгара. Бер мәртәбә ниндидер аңлашылмый торган көч тарафыннан кузгатып җибәрелгән планеталар һәм юлдаш-спутниклар аларга язган эллипслар буенча мәңге, яки ахырзаманга кадәр әйләнеп йөрергә тиеш. Җир шарының биш кыйтгасы һәрчак яшәеш иткән, алардагы таулар, үзән һәм елгалар, үсемлек һәм җәнлекләре әлмисактан һич үзгәрешсез безнең заманга кадәр килеп җиткән.

“Табигый тарих” битләрендә Бюффон табигатьнең трансформистик картинасын күрсәтә. Аның игътибар үзәгендә күбрәк биология булса да, иң тирән һәм эзлекле фикерләрне ул космология һәм геологиягә карата әйтә. “Җир шарының тарихы һәм теориясе” (1 том) яңа космогоник теорияне тасвирлый. Җир шары, башка планеталар Кояшка бәрелеп киткән ниндидер комета йолкып алган матдәнең суыну процессында килеп чыгуын исбатлый. Теоретик биология өлкәсендә Бюффон карашлары Карл Линнейның – үсемлек һәм җәнлекләрнең фәнни систематикасына нигез салучының, фиксизмына альтернатива булып тора. Җир шарының пәйда булу вакытын билгеләгәндә, Бюффон Инҗилдә аңар бүлеп бирелгән 7000 елдан аз гына артык вакытын көлке дәрәҗәдә кечкенә сан итеп саный һәм, үз ягыннан, 75000 ел санын тәкъдим итә. XVIII гасыр кешеләрен таң калдырган бу санның түбәндәге өстенлеге була: ул фәнгә геологик вакыт төшенчәсен кертә һәм чынбарлыкка якынрак килә торган эзләнүләргә этәргеч биргән. Бюффон эзләре буйлап баручы Дидро өчен Бюффон ясаган күзәтүләр яңа төр җәнлекләрнең һәм яңа “дөнья”ларның барлыкка килү вакытын исәпләгәндә миллион еллар белән эш итәргә җитә торган фәнни нигез булып торган.

үзгәртү 

Яхшы мәкалә

Макропод
Макропод

Балыклар (лат. Pisces) — суда яшәүче умырткалы хайваннар өссыйныфы. Тозлы, һәм төче суда яшиләр. Азык буларак экосистема һәм кеше өчен әһәмиятле.

Иң мөһим үзенчәлеге — саңаклы булуы. Тәннәре, гадәттә, тәңкә белән капланган була.

Төрле мәгълүматларга караганда, дөньяда 25 000 — 31 000 төр балык бар.

Балыклар өссыйныфы дүрт сыйныфка бүленә, ләкин икесенең юкка чыгу сәбәпле, хәзерге фәндә икесе генә карала:

Балыкларның төзелешендәге үзенчәлекләрне Сөякле балыклар классы, Нурканатлылар асклассы вәкилләре мисалында тикшерик. Бу балыкларның тышкы кыяфәте бик төрле, ләкин барысы да уртак билгеләргә ия. Анарның тәне яннан яссыланган һәм баш, гәүдә, койрык өлешләренә бүленә. Ул сөяк тәңкәләр — берсе өстенә икенчесе чирәпсыман яткан юка сөяк пластинкалар белән капланган. Тәңкәләр ярым үтә күренмәле, кырые шома яки тешле була. Тәңкәләр чын тиредән (дермадан) ясала. Тәңкә япманың өсте лайла белән капланган.

Балыкның скелеты тулысынча диярлек сөякләрдән тора. Умырткалык сөяк умырткалардан төзелгән һәм гәүдә, койрык өлешләренә бүленә. Умырткаларның үсентеләре — өске һәм аскы җәяләре була. Гәүдә өлешендә өске җәяләр кушылып арка мие каналын барлыкка китерә. Тән куышлыгын өстән һәм ян-яктан кабыргалар чикли. Баш сөягенең күп өлеше — сөяк, ул ми тарт­масыннан, казналык сөякләреннән, саңак җәяләреннән һәм саңак капкачыннан тора. Парлы күкрәк һәм корсак йөзгечләре бик күп вак сөякләрдән ясалган.

Мускуллар системасы тоташтыргыч тукымадан торган бүлгеләр белән сегментларга бүлгәләнгән. Аны 2-сыман гәүдә мускуллары тәшкил итә.

үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Фән: Фән тарихы • Фән фәлсәфәсе • Системалар фәне

Табигый һәм физик фәннәр
Астрономия (Космос, Кояш системасы, Марс, Ай, Уран, Юпитер, Йолдыз, Рентген нурлары астрономиясе) • Җирне өйрәнүче фәннәр (Атмосфера фәннәре, Җиртетрәүләр, Әйләнә-тирә мохит, Тропик циклоннар, Янартаулар һәм вулканология, Һава торышы, Су, Ут) • Физика (Гравитация, Электромагнетизм) • Химия (Аналитик химия, Органик химия, Физик химия, Кристаллография)
Биология
Авыл хуҗалыгы • Агачлар • Амфибияләр һәм рептилияләр • Астробиология • Атлар • Балыклар • Борыңгы имезүчеләр • Бөҗәкләр • Буынтыкаяклылар • Вируслар • Гөмбәләр • Динозаврлар • Диңгез биологиясе • Зоология • Имезүчеләр • Китсыманлылар • Кошлар • Криптозоология • Куяннар • Күпек балыклары • Кысласыманнар • Мәчеләр • Микробиология • Молекуляр антропология • Нейробиология • Палеонтология • Приматлар • Ташбакалар • Үсемлекләр • Хайваннар • Цитология һәм молекуляр биология (Метаболизм) • Эволюцион биология • Экология • Этләр • Эчаяклылар • Юкка чыккан һәм чыгучы төрләр

Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү