Татар Википедиясе

Википедиянең татар телендәге бүлеге


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 306
Битләр саны 787 221
Үзгәртүләр саны 4 145 462
Теркәлгән кулланучылар 51 338
Актив кулланучылар 79
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус үзгәртү

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT үзгәртү

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр үзгәртү

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика үзгәртү

 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 306 мәкалә бар, 6665 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика үзгәртү

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 606 984 2 965 963 40 477 32 625 557 1 583 636 3078 20 166.1
2 tt Татар 2003 501 306 787 221 6665 4 145 462 51 338 79 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 506 577 381 337 1 559 099 49 715 101 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 260 088 988 889 3324 4 291 685 132 137 739 17 34.1
5 kk Казакъ 2002 236 588 633 682 11 085 3 324 318 156 496 470 16 14.8
6 az Азәрбайҗан 2004 199 864 565 546 17 123 7 594 428 290 588 622 14 45
7 ky Кыргыз 2002 79 141 110 161 2680 473 437 40 255 89 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 604 182 529 1507 1 271 787 41 309 72 5 24.4
9 cv Чуваш 2004 55 934 114 061 537 827 193 35 272 35 2 7.8
10 crh Кырым-татар 2008 28 047 51 723 0 218 118 27 054 38 2 3
11 sah Саха 2008 17 469 52 012 1765 406 234 25 438 30 3 30.5
12 tk Төрекмән 2004 6855 16 691 340 252 425 28 952 31 3 31.1
13 ug Уйгур 2012 5999 15 654 0 158 965 22 467 28 1 26.3
14 gag Гагауз 2010 2803 6648 0 69 389 14 612 15 1 19.6
15 krc Карачай-балкар 2010 2093 14 448 0 109 282 10 701 12 1 263.6
16 kaa Каракалпак 2006 5028 14 666 23 78 676 12 449 63 5 19.7
17 tyv Тыва 2013 3521 12 731 0 47 524 9458 19 1 25.5
18 alt Алтай 2021 1096 6177 0 46 410 3015 11 4 161.5


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика үзгәртү

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар үзгәртү

 
Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү


Тышкы сылтамалар үзгәртү