Сырдәрья́ (каз. Сырдария, үзб. Sirdaryo, таҗ. Сирдарё) — Урта Азиянең иң озын һәм су күләме буенча икенче (Амудәрьядән соң) елгасы.

Сырдәрья
География
АТБ Төркестан өлкәсе
Ил Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан
Координатлар 40°54'0.0"тн, 71°45'27.0"кнч, 46°9'15.1"тн, 60°52'25.0"кнч
Нинди сулыкка коя Малое Аральское море Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 219 000 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 2212 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 703 м³/с Edit this on Wikidata
Llynnoedd Таджикское Море Edit this on Wikidata
Карта

Тасвир үзгәртү

 
Сырдәрья иярченнән

Фәрганә үзәненең көнчыгыш өлешендә Нарын һәм Карадәрья елгалары кушылып Сырдәрьяне хасил итәләр. Фәрганә үзәненнән чыгып Фәрхәд таулары аркылы үтә һәм Мирзачүл аркылы киң (14,7 км) урынны сазланган тугай буйлап ага.

Элек Сырдәрья Арал диңгезенә коеган, хәзер исә диңгезнең биеклеге һәлакәтле түбәнәю һәм ике өлешкә бүленү (1989) сәбәпле, елга диңгезнең төньяк өлешенә («Кече диңгез») коя. Сырдәрьянең сулары шактый зур күләмдә хуҗалык ихтыяҗларына алыналар, шуңа күрә тармакта аның агып төшкән су микъдары шартлы-табигый (1960 елдан элек) чорга карап 10 тапкыр артык кимегән (400 м³/с дан 30 м³/с га кадәр).

Тарих үзгәртү

Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл елганың Сәйхун (иске тат. سيحون‎) гарәп исеме да кулланды[1], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 517.