Матема́тик яки риязый[1]фәнни тикшеренүләре башлыча математикага багышланган галим. Хезмәтләре саннар теориясе, топология, абстракт алгебра, функциональ анализ һәм математиканың башка өлкәләрен үз эченә алырга мөмкин. Сирәгрәк математиклар икътисад, химия һәм информатика мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр.

Леонард Эйлер дөньяның иң бөек математигы дип санала

Математиклар өчен Нобель премиясе юк, шунлыктан Филдс премиясе математика өлкәседәге иң абруйлы премия булып тора. 2002 елдан башлап, математика өлкәсендәге иң күренекле казанышлар өчен Абель премиясе тапшырыла.

Танылган польша математигы, хәзерге функциональ анализга һәм Илбау математика мәктәбенә нигез салучы Стефан Банах математиклар турында болай дип әйткән:


« Математик — расламалар (рус. утверждения) арасында аналогия таба белүче, иң яхшы математик — исбатлаулар арасында аналогия урнаштыручы, көчлерәк математик — теорияләрдә аналогияләр күрүче; ләкин әле аналогияләр арасында аналогияләрне күрүчене дә күз алдына китереп була. »

Шулай ук кара үзгәртү


  1. Риязый с. 1) Математик, математика белгече http://garap-farsy.narod.ru/r.htm