Хопёр
(Xubır битеннән юнәлтелде)
Хопёр — Россия елгасы, Тын елгасының сул кушылдыгы. Пенза, Сарытау, Воронеж һәм Волгоград өлкәләре биләмләрендә ага.
География | |
---|---|
АТБ | Пенза өлкәсе |
Ил | Россия |
Координатлар | 49°36'23"тн, 42°18'29"кнч, 53°2'31.470"тн, 44°23'18.902"кнч, 49°36'26.37"тн, 42°18'31.37"кнч |
РДСР | 05010200112107000005186 |
Нинди сулыкка коя | Тын |
Бассейн мәйданы | 61 100 км² |
Озынлык | 979 километр |
Су чыгымы | 150 м³/с |
Озынлыгы 979 км. Бассейн мәйданы 61,1 мең км². Идел буе калкулыгында башланып, үрле җирләрдән киң үзән буйлап ага. Уң яры биек һәм текә, ерганаклар күп. Сул яры сөзәк һәм тәбәнәк (10–30 м). Уртача су чыгымы 150 м³/сек (тамагыннан 45 километрда). Ноябрь—декабрьда туңып, апрельда боздан арчына. Нигездә, кар суларыннан туена. Новохопёрск шәһәренәчә кадәр көймәләр йөри.
Хопёр буенда Балашау, Новохопёрск, Урюпинск шәһәрләре урнашкан. Хопёрның түбән агымы үзәнендә Хопёр тыюлыгы бар.