Ватык диван

(Watıq divan битеннән юнәлтелде)

Ватык диван татар балалар уены.

Ватык диван
Уенчылар саны
4
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар «ана» сайлап куялар. Ана: «Ярый, балаларым, мин кибеткә барып кайтыйм, сез тәртипле генә өйдә утырып торыгыз», — ди дә чыгып китә.

Бер бала идән себерергә тотына. Бераздан ишек шакыйлар.
— Тук, тук!
— Кем бар?
— Мин, әниегез.

Идән себерүче бала ике иптәшен «дүрт аякландырып» тезләндерә дә, өсләреннән одеял ябып, диван төсенә кертеп куя. Аннан барып ишекне ача. Ана керә дә: «Уф, арыдым», — дип, әлеге «диванга» килеп утыра. Диван «ватылып китә» һәм әни идәнгә тәгәри.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.