Валентина Губская

Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
(Valentina Gubskaya битеннән юнәлтелде)

Валентина Губская - Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Валентина Губская
Туган 1 ноябрь 1949(1949-11-01)[1] (74 яшь)
Кире, Алатыр районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе[1] һәм Югары сценарийчеләр һәм режиссерлар курслары[d][1]
Һөнәре рәссам
Эш бирүче Татар дәүләт «Әкият» курчак театры[1] һәм Казан театр укуханәсе[1]

1949 елда Чуаш Республикасында туа. Казан театр училищесының театр-декорация бүлеген тәмамлый. Луначарский исемендәге ГИТИС каршындагы Югары режиссура курсларының курчак театры бүлегендә белем ала (1972 ел, курс җитәкчесе – С.Образцов).

1969-1970 елларда – Тум курчак театрында куючы рәссам. 1975 – 1981 елларда Казан театр училищесында укыта.1970 – 1972 елларда – «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының куючы рәссамы, 1972 елдан – театрның баш рәссамы. Театрда эшләү дәверендә ул 100 дән артык спектакльне бизи. Бу спектакльләр Брауншвейг (Алмания), Адана, Измир, Бурса (Төркия), Рязань, Ырынбур (Россия), Канн (Франция), Стара Загора (Болгария) һ.б. шәһәрләрдә узган халыкара фестивальләрдә катнаша.

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында бизәгән кайбер спектакльләре: «Муха-цокотуха», «Здравствуй, Ежик!», «Сертотмас үрдәк», «Сказка о двух монетах», «Три поросенка», «Малыш и Карлсон», «гусенок», «Мактанчык әтәч», «Паппет-шоу», «Кәкрүшкә», «водяной конь», «Су анасы», «Сказки Маршака», «Буратино», «Щелкунчик», «Красная шапочка», «Снежная королева», «Кошкин дом», «И кызык Шүрәле!», «Аленький цветочек», «Цветик-семицветик» һ.б.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү