Unity (эш өстәле тирәлеге)
Unity — Canonical ширкәте тарафыннан Ubuntu операцион системасының GNOME эш өстәле өчен ирекле тышчасы.
Unity | |
Нигезләнү датасы | 2010 |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Чыгару датасы | 9 июнь 2010[1] |
Операцион систим | Ubuntu |
GUI фреймворгы | GTK[d] |
Программалау теле | C++, Vala[d] һәм QML[d] |
Чыганак кодның саклану урыны | gitlab.com/ubuntu-unity |
Юрама |
7.6 (30 июнь 2022)[2], 7.7 (25 декабрь 2022)[3] |
Рәсми веб-сайт | unityd.org(ингл.) |
Лицензия | LGPL-3.0[d] |
Авторлык хокуклары статусы | авторлык хокуклары белән якланган[d] |
![]() |
Тарих
үзгәртү10.10 юрамасыннан башлап Unity Ubuntu Netbook Edition өчен төп тышча буларак кулланыла башлый. Аның ярдәмендә нетбукларның кечкенә экраннарын тагын да кулайрак кулланырга ярдәм итә, шулай ук, мәсәлән, ачылган программалар арасында күчеш ясау өчен вертикаль панель[4].
Хәзерге вакытта тәрәз менеджеры буларак Mutter куллана, ләкин шулай да Ubuntu 11.04 юрамасына аны Compiz белән алмаштырырга уйлыйлар. Шуның белән беррәттән Ubuntu 11.04 юрамасыннан башлап, Canonical компаниясе төп тышча булып саналган GNOME'ны Unity'га алмаштырырга планлаштыра, моның сәбәбе GNOME уйлап табучылары белән чыккан кайбер каршылыклар. Шуңа да карамастан барлык кушымталар әлегә GNOME'нан алыначак[5].
«Unity is a desktop shell for GNOME. This is not the same as a totally new desktop environment. A desktop shell is the interface that you use. Unity will still use the same GNOME apps and libraries that the current desktop does. GNOME shell is an example of another shell for GNOME.»
What is «Ubuntu Unity»? на http://askubuntu.com/(ингл.)
Марк Шаттлворт сүзләренә караганда, Canonical киләчәктә Unityны X Window System тәрәзә системасыннан Waylandкка күчерергә планлаштыру турында да әйтә. Ул шулай ук, X өчен уйлап табылган барлык кушымталарның да бу яңа системада эшләвен һәм яңа системага күчкән вакытта GNOME һәм KDE уйлап табучыларына да ярдәм итәчәген әйтеп үтте[6].
Интерфейсның төп элементлары
үзгәртү- Ачу менеджеры
- Эш өстәленә ачылган барлык программаларны төркемнәргә бүлә. GNOME төп сайлагын алмаштыра (Кушымта/Күчеш/Система), кулланучылар тарафыннан ясалучы «Сайланган» төркемен тәэмин итә.
- Глобаль сайлак
- Кушымта сайлагының башлыгын һәм юлын төп тәрәзәдә түгел, ә өстәге панельдә урнаштыра.
- «Home» төймәсе
- Кушымталар һәм файллар бүлеген ача.
- Dash
- Һәрбер кушымта турында тулырак мәгълүмат күрсәтә, шулай ук гади файл менеджеры да бар.
- Maximus
- Барлык тәрәзәләрне тулысынча ачып куя.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://launchpad.net/ubuntu/+source/unity/+publishinghistory?start=675
- ↑ Announcing the stable release of Unity 7.6
- ↑ Unity 7.7: a sneak peek and call for feedback
- ↑ Ubuntu Unity Interface Tailored for Netbook Screens (ингл.), ITWorld. 2 ноябрь 2010 тикшерелде. 2010 елның 31 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ В Ubuntu 11.04 GNOME Shell урынына Unity тышчасын кулланачак (рус.), OpenNET (25 октябрь, 2010 ел). 2 ноябрь 2010 тикшерелде.
- ↑ Шаттлворт, Марк. Unity on Wayland (ингл.) (4 ноябрь, 2010 ел). 5 ноябрь 2010 тикшерелде.
Сылтамалар
үзгәртүUnity башка проектларда: | |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Ubuntu Unity 2010 елның 30 октябрь көнендә архивланган. рәсми сәхифәсе
- Ubuntu Unity - launchpad.net сәхифәсендә
- Unity 2011 елның 17 февраль көнендә архивланган. UbuntuWiki сәхифәсендә
- What is «Ubuntu Unity»? на http://askubuntu.com/(ингл.)