Таҗ Махал

(Tac Maxal битеннән юнәлтелде)

Таҗ Махал яки Таҗ Маһал(һинди ताज महल, ингл. Taj Mahal) — Һиндстанның Агра шәһәрендә урнашкан мәчет-төрбә.

Таҗ Махал

Бөек Моголлар падишасы Шаһ-Җиһан (Шаһ-Җаһан, ләкин шаһ ягъни җиһан - дөнья кушымтасын алган) әмере буенча 1629 елда вафат булган сөекле хатыны Мөмтаз Маһал истәлегенә салына. Джамна елгасы буендагы урынын да шах үзе сайлый. Төзелеш 1632 елда башланган һәм 1653 елда тәмамланган. Мавзолейны төзүдә 20 меңләп кеше катнаша. Чит ил архитекторлары да җәлеп ителә. Ак мәрмәр ташларны 300 чакрымдагы карьердан ташыйлар. Бик кыйммәткә төшкән мавзолей 22 ел төзелә. Шах моның белән генә канәгать булмый, елганың аръягында шушындый ук, әмма кара Таҗ Махал төзергә хыяллана. Тик нияте тормышка ашмый. Җаһан падишаны бәреп төшереп, тәхеткә улы менеп утыра. Әтисен ныгытма башнясына бикләтеп куя. Тугыз ел буена, ягъни үлгәнче шунда ныгытма тәрәзәсеннән Таҗ Махалга карап гомер кичерә. Үлгәч васыяте буенча Җаһанны сөекле хатыны янына мавзолей эченә күмәләр.[1] Таҗ Маһал — моголлар архитектурасының иң күренекле үрнәге. Ул үз эчендә фарсы, һинд һәм ислам архитектур стильләрне берләштерә. 1983 елда Таҗ Махал ЮНЕСКО Халыкара мирасы объекты булып игълан ителә. Аны шулай ук «Һиндстан мөселман сәнгатенең энҗе бөртеге» дип атыйлар.

Ак мәрмәр гөмбәзе иң мәшһүр элементы булса да, Таҗ Маһал — структур комплекс. Бина диварлары ак мәрмәрдән эшләнгән. Мавзолей җитмеш биш метр биеклектәге, искиткеч зур гөмбәзле, дүрт почмаклы корылма, һәр почмагында өчәр катлы ак мәрмәр таштан манаралар салынган. Корылманың эчендә зур караңгы бүлмә, аның уртасында челтәрле рәшәткәләрдән эшләнгән койма. Рәшәткәләре ак мәрмәр плиталардан ясалып, челтәрләрнең очлары матур итеп бизәкләнгән. Койма эчендә ике кабер: зуррагы Шахҗа-һанныкы, кечерәгендә Мөмтаз күмелгән диләр. Саркофаглары шулай ук ак мәрмәр таштан эшләнеп, гарәп язулары белән чуарланган.[2] Таҗ Махал – бүген Һиндстанның горурлыгы, туристлар иң күп килгән урын.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Һиндстан – Азия энҗесе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-04-13 
  2. КАЗАН - ДӘҺЛИ (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-05-02, retrieved 2015-04-13