Сергей Шойгу

(Sergey Şoygu битеннән юнәлтелде)

Серге́й Кужуге́т улы Шойгу́ (рус. Сергей Кужугетович Шойгу, тыв. Сергей Күжүгет оглу Шойгу , 21 май 1955, Чадан, Тыва АӨ, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, РФ Иминлек Шурасы секретаре (2024 елдан), 2012―2024 елларда Россия саклану министры. Армия генералы (2003). Россия Федерациясе Каһарманы (1999).

Сергей Шойгу
РФ Иминлек Шурасы секретаре
Вазыйфага керешкән
2024 елның 12 мае
Аңа кадәр Николай Патрушев[d]
РФ Саклану министры
Вазыйфада
2012 ел – 2024 ел
Аңа кадәр Анатолий Сердюков[d]
Дәвамчысы Андрей Белоусов
Туган 21 май 1955(1955-05-21) (69 яшь)
Чадан, Тыва айрат өлкәсе[d], РСФСР, СССР
Милләт тывалы
Җефет Ирина Шойгу[d]
Әни Александра Шойгу[d]
Әти Кужугет Шойгу[d]
Белем Красноярск дәүләт техника университеты[d]
Сугышлар/бәрелешләр Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)

Тәрҗемәи хәл

Сергей Шойгу 1955 елның 21 маенда Чадан шәһәрендә (хәзерге Тыва Республикасы) район гәзите мөхәррире һәм зоотехник гаиләсендә туган.

1972—1977 елларда Красноярск политехника институтында укыган һәм «инженер-төзүче» белгечлеге буенча тәмамлаган. 1977 елдан Себер төзү терестларында эшләгән һәм унбер ел эчендә мастердан трест идарәчегә кадәр юлны узган.

Сәяси карьера

 
Сергей Шойгу, Юрий Лужков һәм Минтимер Шәймиев, 2003

1989 елда КПССның Абакан шәһәр комитетының икенче сәркатибе, 1990 елдан Красноярск край комитетының инспекторы булган. 1990 елда Мәскәүгә китә, анда РСФСР архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисенең урынбасары вазифасын алган.

1991 елда Шойгу Россия коткаручылар корпусы башлыгы сайлауларында җиңә; июльдә аның исеме РСФСР гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты итеп үзгәртелә, Шойгу аның башында торган. 1991 елның августындагы вакыйгалар барышыда Ельцинны актив рәвештә яклаган. 1991 елның көзендә Шойгу барлык граждан саклану көчләре үз контроле астына тапшыруына ирешкән, комитет РФ президенты буйсынуына күчкән.

1992—1993 елларда осетин-ингуш, абхаз, Төньяк Осетия низагларның җайлаштыруында катнашкан. 1993 елның октябрендәге вакыйгаларында яңадан Ельцинны яклый.

1994 елда гадәттән тыш комитеты министрлыкка үзгәртеп корыла, шулй итеп, Шойгу гадәттән тыш министры булып киткән.

2000 елда «Бердәмлек» фикасенең башында торган, соңрак ул «Ватан» (Юрий Лужков) һәм «Бөтен Россия» (Минтимер Шәймиев) фиркаләре белән «Бердәм Россия» фиркасенә үзгәртеп корылган.[1] 2009 елдан — Россия география җәмгыяте президенты.

2012 елның апрель—ноябрь айларында Мәскәү өлкәсе губернаторы булып торган.[2] 6 ноябрендә саклану министры вазифасына билгеләнгән.[3]

2024 елның 12 маенда РФ Президенты В. В. Путинның №328 Указы белән РФ Иминлек Шурасы серетаре итеп билгеләнгән [4].

Галерея

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар