Резин

(Rezin битеннән юнәлтелде)

Рези́н (лат. resina «сумала») — каучыктан вулканизация юлы белән эшләнгән сузылмалы материал.

Табигый һәм ясалма резинны аералар. Табигый каучык ул — изопрен каучык. Каучукны Көньяк Американың тропик урманнарында үсә торган гевея агачыннан алганнар. Аның кайрысын бераз кисеп җибәрсәң, аннан тузганак сөтенә охшаган, тик бераз куерак ак сыекча агып чыга. Аны күбрәк җыеп, кояшта тотсаң, бераз ябыша торган, сузылучан саргылт масса барлыкка килә. Шул массадан Перу индеецлары итек сыман нәрсә әвәләп ясаганнар һәм аны дымлы урманда, яңгыр астында киеп йөргәннәр.

Моннан ике йөз еллар элек Перуга килеп чыккан европалылар әлеге аяк киемен күреп алалар, һәм ул, бик үк матур булмаса да, аларга бик ошый. Эш шунда ки, ул заманнарда Европада күн аяк киеме генә кигәннәр һәм, билгеле инде, яңгырлы көннәрдә аяклары чыланган.

Европа сәяхәтчеләре гевея согын каткан масса хәлендә күпләп алып кайталар. Индеецлар үзләре аны «каучык» дип атаганнар. Европада бу матдәгә икенче төрле исем уйлап табалар. Инглизләр теләсә нин¬ди сумаланы резина дип йөртәләр, ә чия сагызы кебек ябышкак сумаланы кыскача гумми дип атыйлар. Гевея сумаласын да эластик резина яки гуммиластик дип йөртә башлыйлар.

Гуммиластиктан ясалган аяк киемен гадәти аяк киеме өстеннән киеп йөри башлыйлар. Шулай итеп, галош барлыкка килә. Ләкин каучык мондый әйберләр өчен бик кулай булып чыкмый. Эссе һавада ул артык йомшара, ә салкында таш кебек ката. Йөз елдан сон гына Европада каучыктан нык һәм һава үзгәрешләренә артык бирешми торган материал җитештерә башлыйлар. Моның өчен каучыкка күкерт порошогы кушалар һәм катнашманы бик каты җылыталар. Бу материалның эластиклыгы каучыкка күпме күкерт кушылуга карый. Хәтта эбонит дип аталган бик каты матдә дә алалар. Каучук белән күкерт катнашмасыннан ясалган эластик материалны резина дип атый башлыйлар.

Резинадан галошлар, плащлар, итекләр, суга батучыларны коткару билбаулары, көймәләр һәм бик күп башка файдалы нәрсәләр ясый башлыйлар. 19 нчы гасыр ахырында, бөтен җирдә электрдан файдалана башлагач, резина кешене ток сугудан саклау өчеи кулланыла, чөнки ул бик шәп изолятор да булып чыга. Хәзерге көнгә кадәр эластик резинадан сыгылмалы үткәргеч чыбыклар өчен изоляция, эбониттан штепсельләр, выключатель тоткалары, электр щитлары һәм күп кенә башка нәрсәләр ясыйлар.

Резина һаман күбрәк кирәк була башлый. Көньяк Америкада һәм Индонезиядә гевеяның гаять зур плантацияләре барлыкка килә. Сокларында каучык булган башка үсемлекләр дә табыла. Инде бу вакытта кешеләр автомобил, ә автомобил өчен өреп тутырылган резина шин уйлап тапкан булалар. Табигый каучык җитми башлый. Бу эштә химикларга уйланырга туры килә. Алар башта табигый каучыкның составын бик яхшылап өйрәнәләр, аннан соң ясалма, синтетик каучык алу юлын эзләп табалар. Сәнәгатьтә синтетик каучык алу ысулын дөньяда беренче булып рус химигы С. Лебедев уйлап таба.

Чыганаклар үзгәртү

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.