Ramil’

Россия җырчысы

Рамил Алимов (соңрак Роман Орлов, Ramil' тәхәллүсе астында танылган; 2000 елның 1 феврале, Түбән Новгород, Россия) — Россия җырчысы һәм җырлар авторы. 2019 елда «Хочешь со мной» синглын һәм шул ук исемдәге альбом чыгаргач танылу ала. «Вконтакте» социаль челтәрендә «Вся такая в белом» җыры топ-1 була[3].

Ramil’
Туган телдә исем рус. Роман Александрович Орлов
Туган 1 февраль 2000(2000-02-01)[1] (24 яшь)
Түбән Новгород, Россия[2]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре автор-башкаручы

 Ramil’ Викиҗыентыкта

2020 елда Рамил «Сияй» синглын чыгара, ул БДБ илләре чартларында алдынгы урыннарда була[4][5].

Тормыш юлы үзгәртү

Рамил Алимов 2000 елның 1 февралендә Түбән Новгородта туа, татар һәм рус тамырлары бар, ә үз дине белән христианлыкны сайлый. Рамилнең әти-әнисе аңа 8 ай булганда аерылышалар. 14 яшькә кадәр әни, әби һәм бабай белән яшәгән. Әбисе вафат булгач өйдән чыгып китә, автомойкада эшли[6].

Түбән Новгородтагы 172 мәктәптә укый; фортепиано буенча музыка мәктәбенә йөри. Мәктәптә укыганда бокс һәм катнаш көрәш белән шөгыльләнә[7]. Соңрак эретеп ябыштыручы белгечлеге буенча Түбән Новгород авиация техник көллиятенә укырга керә.

2019 елда «Хочешь со мной» дигән дебют сингл чыгара, аның ярдәмендә популярлыкка ирешә, ә өч ай соңрак шул ук исемдәге беренче студия альбомы чыгарыла.

Шул ук елның көзендә Ramil' икенче студия альбомын чыгара — «Всё, что есть у меня — это голод». 2019 ел нәтиҗәләре буенча Рамил иҗаты «Вконтакте» социаль челтәрендә иң популярга әйләнә.

Ramil' ның 2019 елда беренче концерт туры уза. Артист 80 шәһәрдә чыгыш ясаган.

2020 елның 21 февралендә «Всё, что есть у меня — это голод» альбомын «1930» клубында чыгыш ясаганда тәкъдим итә[8]. 2020 елның 10 июлендә «Сияй» синглын чыгара, ул ике атна эчендә ике тапкыр Платина дискы сертификатын алган, бу ил өчен рекорд була[9]. Ике айдан соң җырга видеоклип чыгарыла.

2020 елда Ramil' Елена Темникова белән уртак җыр язуына анонс ясый. «Из-за тебя» җыры 2021 елның февралендә чыгарыла һәм Новое Радио чартында 1 нче урын алган[10]. 11 декабрьдә Рамил өченче «Сияй» студия альбомын чыгара[11].

2021 елның 1 октябрендә «Katana» исемле альбом чыгара.

Дискография үзгәртү

  • 2019 — «Хочешь со мной»
  • 2019 — «Всё, что есть у меня — это голод»
  • 2020 — «Сияй»
  • 2021 — «Katana»

Искәрмәләр үзгәртү

  1. MusicBrainzMetaBrainz Foundation, 2000.
  2. 2,0 2,1 Alekseev A. Ramil' впервые выпустил альбом в рекорд-компании мирового масштаба // Российская газетаРоссия: 2020. — ISSN 1606-5484; 1560-0823
  3. Анна Мигалова (2019-11-11). Рэпер Ramil’ с хитом «Вся такая в белом» попал в список самой популярной музыки «ВКонтакте». Комсомольская правда.
  4. Ramil’ «Сияй»: история песни, интересные факты, текст, содержание. soundtimes.ru.
  5. «Сияй» на телеканале КМА — Казахстанская Медиа Академия. mediaakademiya.kz.
  6. Жизнь на улице, работа на мойке: чем занимался Ramil’ до популярности. muz-tv.ru. әлеге чыганактан 2022-01-27 архивланды. 2022-04-15 тикшерелгән.
  7. Ramil’: биография певца, лучшие песни, интересные факты. soundtimes.ru.
  8. Ramil’ представит новый альбом на сольнике в Москве. www.intermedia.ru (2020-01-23).
  9. Трек RAMIL’ «Сияй» достиг статуса двойного платинового диска. Cosmopolitan.
  10. Чарт | «Новое Радио» 98,4 FM. Суперхиты. Суперновинки.
  11. Ramil’ сделал шаг на ступень выше с альбомом «Сияй». InterMedia (2020-12-12).

Сылтамалар үзгәртү