Пётр Чайковский
Петр Илья улы Чайковский (25 апрель (7 май) 1840 ел, Воткинск, Нократ губернасы, Россия империясе — 25 октябрь 6 ноябрь 1893 ел, Санкт-Петербург) — рус композиторы, дирижеры, педагогы, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, музыкаль журналист.
Петр Чайковский | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Петр Илья улы Чайковский |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: | |
Эшчәнлек еллары |
июнь 1859—16 октябрь 1893 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Кораллар | |
Жанрлар |
Симфония, опера, балет[d], классик музыка[d] һәм музыка эпохи романтизма[d] |
Бүләкләр | |
IMDb | |
Култамга |
Музыка тарихында иң бөек композиторларның берсе дип санала. 80-нән артык әсәр, шул исәптән ун опера һәм өч балет авторы. Аның концертлары һәм фортепиано өчен башка әсәрләре, җиде симфониясе (алты нумерланган һәм «Манфред» симфониясе), дүрт сюитасы, программалы симфоник музыкасы, «Аккош күле», «Йокыга киткән гүзәл», «Щелкунчик» балетлары дөнья музыкаль мәдәниятенә гаҗәеп әһәмиятле кертем булып торалар.
Тормыш юлы
үзгәртү1840 елның 25 апрелендә бүгенге Воткинск шәһәрендә туган. Аның атасы - Илья Петр улы Чайковский — Россиянең танылган инженеры, Петр Федор улы Чайканың баласы. Петр Чайковскийның бабасы Петр Чайка Полтава янындагы авылда туа, соңрак фамилиясен үзгәртә. Петр Илья улы Чайковский гаиләдә икенче бала булып туа: аның абые, Николай, сеңелесе Александра белән Ипполит булган, шулай ук гаиләдә ике игезәк - Анатолий белән Модест булганнар.
Петрның ата-аналары музыка яратканнар. Анасы фортепиано уйнаган, җырлаган, өйдә механик орган - оркестрина урынлашкан иде. Гаилә Воткинскта яшәгәндә, Петр кайвакыт эшче крестьяннар җырларын ишеткән.
1849 елда Петр Илья улы Чайковский Алапай шәһәренә, ә 1850 — Санкт-Петербургга күчә. Ул Император хокук белеме училищесенә керә. Чайковский, керү яше - 12 ел булмауына сәбәпле, 2 ел пансионда, йорттан 1300 километрдан яши. 1852 елда, ахырда училищегә керүеннән соң, Петр музыка белән җитди әвәрә итеп, начар түгел пианист һәм импровизатор танылган иде, ә 16 тулгач, Луиджи Пиччолида укуды, ләкин соңрак Рудольф Кюндингерда укып башлады.
Әсәрләр
үзгәртүОпералар
үзгәртү- Воевода (1868)
- Ундина (1869)
- Опричник (1872)
- Евгений Онегин (1878)
- Орлеан кызы (1879)
- Мазепа (1883)
- Черевичкалар (1885)
- Сихерче (1887)
- Пикалы ханым (1890)
- Иоланта (1891)
Балетлар
үзгәртүСимфонияләр
үзгәртү- Симфония № 1 «Кышкы хыяллар» op. 13 (1866)
- Симфония № 2 op.17 (1872)
- Симфония № 3 op. 29 (1875)
- Симфония № 4 op. 36 (1878)
- «Манфред» — симфония (1885)
- Симфония № 5 (1888)
- Симфония № 6 op. 74 (1893)
Сюиталар
үзгәртү- Сюита № 1 op. 43 (1879)
- Сюита № 2 op. 53 (1883)
- Сюита № 3 op. 55 (1884)
- Сюита № 4 Моцартиана op. 61 (1887)
- Щелкунчик, балет өчен сюита op. 71a (1892)
Аерым симфоник әсәрләр
үзгәртү- «Давыл» op. 18 (1873)
- Славян маршы (1876)op. 31
- «Франческа да Римини» — симфоник фантазия (1876)op. 32
- Итальян каприччиосы op. 45 (1880)
- Кыллы оркестр өчен серенада op. 48 (1880)
- «1812 год» — тантаналы увертюра (1880)op. 49
- Гамлет, увертюра-фантазия, ор. 67, 1888
- «Яшен», драмага увертюра op. 76(1864)
- «Фатум» — симфоник фантазия op. 77(1868)
- «Воевода» симфоник баллада op. 78 (1891)
- «Ромео и Джульетта» — увертюра-фантазия (1869, 1870, 1880)
- Ирекле флот маршы (1878)
- Юрьев полкы маршы (1893)
Хәтер
үзгәртү- Мәскәү дәүләт консерваториясе П. Чайковский исемен йортә.
Филателияда
үзгәртү-
Почта маркасы, ССРБ, 1958 ел
-
Почта маркасы, ССРБ, 1958 ед
-
Почтта маркасы, ССРБ, 1959 ел:
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Чайковский турында сайт (рус.)
- Чайковский турында тәфсилле сайт (ингл.)
- Сайт музея-усадьбы Петра Ильича Чайковского 2012 елның 26 апрель көнендә архивланган. (рус.)