Очып төшү
Очып төшү, утыру - очучы аппарат очышының җиргә кайту өлеше. Очып менүгә каршы була.[1]
Очып төшү төрләре:
- Йомшак очып төшү
- Каты очып төшү
- Мәҗбүри очып төшү
- Һәлакат очып төшү
Очкыч очып төшү 15 м биеклектә, очып менү-төшү юллары өстендә башлана һәм туктау юлы белән тәмамлана.
Очышның иң авыр дәвере.
Очкыч очуы җиргә төшкәнче очып төшүгә керә.
Очып төшүгә керү
үзгәртүОчып төшүгә керү вакытында шасси, алгы канатчыклар[2], арткы канатчыклар[3] чыгарыла, очкыч тизлеге утырту тизлегенә кадәр төшерелә.
Очып төшүгә керү һәм очып керү глиссадада бара.
Очкыч очып төшүе 400 м биеклеге очып менү-төшү юллары өстендә башлана.
Очып төшүгә керү тизлеге 30% аву тизлегеннән зуррак булырга тиеш.
Очып төшүгә керү йә очып төшү, йә икенче очып төшү түгәрәгенә керү белән тәмамлана.
Очып төшү өлешләре
үзгәртүОчып төшү турында карарны пилот "карарны кабул итү биеклеге"ндә кабул итәргә тиеш.
Очып төшү һава өлеше 6-10 секунда дәвамында сузыла. Очып төшү өлешләре:
- Тигезләү - 5-8 м биеклектә төшү вертикаль тизлеге нульга азая диярлек.
- Тоту - 0,5-1 м биеклектә очкыч салмакча төшә башлый, тизлеге азая, һөҗүм почмагы кирәкле утырту тигезлегенә кадәр арта.
- парашютирование - канатның күтәрү көче азая, вертикаль тизлек арта.
- җиргә утырту - җир өслеге белән контакт.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Очкыч төшү турында тулырак мәгълүмат
- ↑ предкрылки
- ↑ закрылки
Әдәбият
үзгәртү- Авиация: Энциклопедия / Гл. ред. Г. П. Свищёв. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994. — 736 с. — ISBN 5-85270-086-X
- В. В. Ершов — «Раздумья ездового пса»