Очып менү яки очып күтәрелү [1] (tat. lat. Oçıp menü(үле сылтама) ) - очу аппараты яки фауна вәкиле (бөҗәк, кош, ярканатлар) очыш хәленә күчеше.

А-320 очкычы очып менә
Embraer очып менә

Күтәрү көче объект авырлыгыннан күбрәк булган очракта объект очып менеп була.

Очкыч очып менү үзгәртү

 
Очып менү торышына чыгарылган арткы канаткайлар, A 340-600

Очкыч күтәрелеп китү өчен җирдән бару яки йөгерү чоры. Күчеш биеклегендә тәмамлана.

  • Махсус исәпләнгән тизлектә V1 - карарны кабул итү тизлегендә очып менү имин төстә тукталып була һәм очкыч очып менү-төшү юлында туктала.
  • V1 зуррак тизлектә очкыч очып менәргә тиеш, соңрак кирәк булса очып утырып була.
  • Очып менү алдыннан күтәрү көче арттырыр өчен пилот арткы канаткайларны һәм алгы канаткайларны исәпләнгән торышына чыгара. Шушы йөгерү озынлыгын киметә һәм әзрәк тизлектә менеп була.
  • Авиадиспетчер рөхсәт иткәннән соң двигательләр очып менү хәленә урнаштырыла.
  • Җирдә очкыч шасси белән йөртелә.
  • Очып менү тизлегенә ирешеп, пилот штурвалны үзенә тарта, һөҗүм почмагын арттыра.
  • Очкыч борыны күтәрелә, соңрак бөтен очкыч очып менә.
  • Туры каршылыкны киметер өчен 5 м зуррак биеклектә шасси һәм чыгарылган фаралар җыеп алыналар.
  • Эзлекле рәвештә алгы канаткайлар һәм арткы канаткайлар җыеп алына.
  • Күчеш биеклегендә пилот стандарт басым -760 мм тер. баг. урнаштыра.

Әдәбият үзгәртү

  • Авиация: Энциклопедия / Гл. ред. Г. П. Свищёв. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994. — 736 с. — ISBN 5-85270-086-X
  • В. В. Ершов — «Раздумья ездового пса»
  1. http://tatar_russian.academic.ru/33107/%D0%BE%D1%87%D1%8B%D0%BF_%D0%BC%D0%B5%D0%BD%D2%AF