Конституция

(Konstitutsiä битеннән юнәлтелде)

Конститу́ция (лат. constitutio) — дәүләтнең төп кануны, иң югары юридик көчкә ия булган норматив-хокукый акт. Конституция дәүләтләрдә һәм федератив дәүләтләрнең административ берәмлекләрдә бар.

Конституция
Сурәт
Кайда өйрәнелә конституцион тарих[d]
 Конституция Викиҗыентыкта

Конституцияләр язылган һәм язылмаган була алалар.

Язылган конституцияләр — бердәм төп кануннар һәм актлар җыентыгы (күпчелек илләрдә бар). Шулай ук язылган конституцияләр берничә конституцион кануннарны берләштерә алалар (мәсәлән, Испания конституциясе, Финляндия конституциясе).

Язылмаган конституцияләр төрле кануннарны тәшкил итәләр (Бөекбритания конституциясе).

Гадәттәгечә, конституция кабул итү хокукы халыкка референдум ярдәмендә бирелә. Ләкин бу хокук шулай ук ил башлыгына (Иран конституциясе, Әфганстан конституциясе), канун чыгару органына (Италия конституциясе) бирелә ала.

Конституциянең башка кануннардан аермасы

үзгәртү

Конституция:

  • Хокук чыганагы.
  • Иң югары юридик көчкә ия.
  • Дәүләт идарә итү формасын һәм югары органнар системасын билгели.
  • Стабильлык белән аерыла.
  • Кануннар өчен нигез булып тора.
  • Кабул итү һәм үзгәртү эшләре катлаулырак.

Беренче конституция

үзгәртү

Гыйракта казулар вакытында (1877 ел) иң беренче юридик документ табылды. Шумер патшасы Уруинимгина вакытында эшләнгән документ шәһәрдә торучыларга аерым хокуклар биргән.

Моны да карагыз

үзгәртү