Кинкаку-җи

(Kinkaku-ci битеннән юнәлтелде)

Кинкаку-җи яки Алтын павильон (японча 金閣寺) — Япониянең Киото шәһәре Кито районында урнашкан Рокун-җи яки Болан бакчасы гыйбадәтханә комплексының (鹿苑寺) бер кәшишханәсе.

Кинкаку-җи
Алтын павильон
японча 金閣寺
Урнашуы Япония,

Киото

Идарә иткән нәсел сөгун Асикага Йөсимицу
Дин буддизм
Нигезләнгән 1397
ЮНЕСКО мирасы 1994 елдан

1397 елда сөгун Асикага Йөсимицу ял урыны буларак төзелгән.

Кәшишханәнең үтә изге әйбере - Авалокитешвара сыны булып тора, кадерле һәйкәлләр арасында да сөгун Асикаги Йөсимицу сурәте, Дайсө фрескалары, кәшишханә бакчасы.

Кинкаку-җи - Китаяма мәдәниятенең һәйкәле дип атала.

1994 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертелгән.

Тасвир үзгәртү

Бөтен бина (аскы каттан тыш) саф алтын белән капланган. Бина Будданың истәлекле әйберләре саклагычы булып кулланыла.

Бина тирәсендә XIV гасырда утыртылган бакча бар. Кәшишханә янында Көкоти (Көзге-күл) исемле тирән, үтә күренмәле су белән, зур күл урнашкан.

Көкоти күлендә Ташбака һәм Торна утраулары бар. Утраулар һәм калкып торган ташлар Кикакуҗи гыйбадәтханәсен урап ала.

Тарих үзгәртү

1397 елда Кинкаку-җи сөгун Асикага Йөсимицу ял урыны буларак төзелгән. Баштарак бина - сөгун сарае буларак кулланылган.

Дүртенче сөгун Асикага Йөсимоти әтисеенең вәсыяте үтәп, сарайны кәшишханәгә әйләндергән. Әлеге кәгшишхәдә күп кенә зиннәтле биналар төзелгән:

  • шәмәхә болытлар залы (яп. 紫雲殿, しうんでん сиун-дэн)
  • күк бүлмә (яп. 天上間, てんじょうのま тэндзё-но-ма),
  • Гонбэй манарасы (яп. 拱北楼, きょうほくろう кёхоку-ро),
  • Алтын павильон, һ.б.

1466-1467 һәм 1467-1477 елгы онин сугышында кәшишханәдә күп биналар янып беткән.

1950 елда 21 яшьлек кәшиш-талиб Һаяси Җөкан (яп. 林承賢, はやしじょうかん) үз-үзенә кул салганмакчы, Алтын павильонны яндыра. Кәшиш коткарыла, ләкин бина һәм барлык хәзинәләре янып бетә. Шуны күреп, Һаясинең әнисе үз-үзенә кул сала, ә Һаяси 1956 елда төрмәдә туберкулездан үлә.

Әлеге фаҗигане Юкио Мисимо "Алтын гыйбадәтханә" китабында тасвирлаган, ә Борис Акунин рус теленә тәрҗемә иткән.

1955 елда көлдән яңа Алтын павильон төзелә башлый. Бөтен кәшишханә тик 2003 елда торгызып яңартыла.

Күренешләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Кинкакудзи // Япония от А до Я. Популярная иллюстрированная энциклопедия. (CD-ROM). — М.: Directmedia Publishing, «Япония сегодня», 2008. — ISBN 978-5-94865-190-3.