Jukebox trio - капелла һәм битбокс техникасын берләштереп, үз стилендә башкаручы капелла триосы. Үз җырлары белән беррәттән, төркем дөнья хитларының кавер-версиясен дә булдыра.

Jukebox trio
Нигезләнү датасы 2003
Исем Jukebox Trio
Активлык чорнының башы 2003
Барлыкка килгән урыны Казан
Чыгыш иле  Россия
Рәсми веб-сайт jukeboxtrio.ru

Тарихы үзгәртү

Коллектив иҗади эшчәнлеген 2004 елда Казан шәһәрендә башлый.

2006 елда трио өчен беренче мөһим вакыйга була: төркем Юрмаладагы "Яңа Дулкын 2006" фестивалендә катнашып, бөтен илгә таныла, Алла Пугачеваның "Алланың Алтын Йолдызы" махсус премиясенә лаек була һәм 50 000 $ акчалата приз белән бүләкләнә.[чыганак күрсәтелмәгән 5396 көннәр] .

"Элвин и бурундуки" тулы метражлы фильмда катнашып,Jukebox триосы легендар мультфильм персонажларының рус телендәге барлык җырларын башкара.

2007- нче елда төркем Архангельскоедагы "Усадьба Jazz@" фестиваленең төп хедлайнеры булды, ун мең тамашачының мәхәббәтен яулады.

2007 елның июлендә музыкантлар Элтон Джонның концерты алдыннан Ростов-на-Донда шәһәр мәйданында 90 000 кешелек аудиториядә чыгыш ясый.

2007 елның августында Comedy Clubтан Александр Ревва белән бергә «Girl» җырына беренче видео чыгаралар. Клип Rambler Vision бүлегендә иң яхшы дип табыла. Шул ук елның сентябрендә «So, Let Me Know» икенче клип төшерелә. Ике видеоның да режиссеры-Александр Андрющенко, ул шулай ук «Би-2» һәм «Лакмус» өчен клиплар чыгарган.

2007 елда төркем «Папины дочки» сериалының 331 сериясен төшерүдә катнаша.

2015 елның сентябрендә Jukebox trio Aerosmith алдында Мәскәү шәһәре көнендә 400 000 кешелек аудиториядә чыгыш ясый.

2015 елда «Россия 1» каналында «ГЛАВНАЯ СЦЕНА»тамашасының финалистлары булалар.

2016 елның февраленнән башлап Jukebox trio Беренче каналда "Подмосковные вечера" тамашасының музыкаль резидентлары булдылар.

2019 елның 25 маеннан Juxebox триосы "Дело было вечером" тамашасының музыкаль резидентлары булды.

Составы үзгәртү

  • Владимир Иванов - лид-вокал
  • Илья Иванов - битбокс, вокал
  • Гарри Краулис (Игорь Стулов) - бас, вокал
  • Продюсер - Валерий Марьянов

Төркемне оештыручы, экс-катнашучы һәм сәнгать җитәкчесе Кирилл Шәрәфетдинов (Максим Шәрәфетдиновның абыйсы).

Бүләкләре үзгәртү

Дискография үзгәртү

    • Февраль 2009Acappellipsis![1]
    • Май 2011 — Rodina Часть 1
    • Октябрь 2011 — второй сингл группы "Whiskey"
    • Октябрь 2012 — Rodina Часть 2
    • 2015 - Triology
    • 2016 - ИВолГа

Клиплары үзгәртү

    • 2007 — «Girl»
    • 2007 — «So, Let Me Know»
    • 2011 — «Я-я-я»
    • 2012 — «Zимняя»
    • 2012 — «Собачий Блюз»
    • 2014 — «Досуги-Буги»
    • 2016 — «Whiskey»
    • 2016 - «No Strings Attached»
    • 2016 - «Спешите любить»
    • 2018 — «Сука любовь» (OST «Я худею»)
    • 2018 — «Бит и Бас» ft. DJ Groove
    • 2019 — «Влюбился»
    • 2020 — «Немедленный танец»

Кавер-версияләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү