Гренландия

(Grenlandiä битеннән юнәлтелде)

Гренла́ндия (гренл. Kalaallit Nunaat, дан. Grønland) — Атлантик һәм Төньяк Боз океаннар тарафыннан юылучы утрау, дөньяның иң зур утравы. Дания дәүләтенә, аның Гренландия административ берәмлегенә керә. Утрау мәйданы — 2 130 800 км².

Гренландия
...хөрмәтенә аталган FETCH_WIKIDATA
Халык саны 76 186 (2018) Edit this on Wikidata
Җәгърафия
АТБ Гренландия
Ил Дания кыйраллыгы
Мәйдан 2,130,800 км²
ДДӨБ 3694 метр Edit this on Wikidata
Сулык Атлантик океан, Төньяк Боз океаны, Баффин диңгезе
Координатлар 72°N 40°W Edit this on Wikidata
Карта


Гренландиянең көнбатышында урнашкан Нуук шәһәре — утрауның иң зур торак пункты (2009 елда халык саны — 15 105 кеше).

Утрауда диңгезле, субарктик һәм арктик климатлары хасил итә. Утрауда еш куәтле җил белән циклоннар булалар. Гыйнвар аенда уртача температура −7 °C (көньякта), −36 °C (төньякта), июль аенда 10 °C (көньякта) һәм 3 °C (төньякта).


Гренландия милли гимны

үзгәртү

Биш куплетлы Гренландия гимнының беренче тексты 1912 елда язылган булган. Ул хәзер дә ил парламенты тарафыннан рәсми рәвештә расланмаган килеш кулланыла. Аның дания теленә тәрҗемәсенә шул заманда җирле халык турында “җитлекмәгән балалар” дигән сүзләр кертелгән булган. Бүгенге гимнның дүртенче куплетында бу “мәдхия”не “балигълыкка әзер” дип кенә күтәрә алганнар. Шул сәбәпле ризасыз халыкта альтернатив гимн да яшәп килә (Nuna asiilasooq — Таулы-ташлы ил). Монысы Даниянең Der er et yndigt land — Әй, сөекле Ватан гимнына аваздаш. Аңарда башлыча илнең табигате сурәтләнгән, ә Гренландиянең иң кирәкле, иң мөһим сүзе ил һәм тел мәгънәләрендә ике тапкыр кертелгән. Һәм җыр “Калаалит — ахырзаманга кадәр!” дигән сүзләр белән тәмамлана. Димәк, утрау бозлары эреп беткәнче...

Беренче гимн текстының шигъри калыбы һәм көе Швециянең Du gamla, Du fria (Син борынгы, син азат) исемле һәм бик ягымлы милли гимнына нигезләнгән. Ләкин аңарда күрше Исландиянең Lofsöngur — Мәдхия җыры белән тугандашлык та сизелеп тора. Димәк, Калааллит Нунаат (илнең дәүләт телендәге атамасы шундый) үз юлын дөрес һәм һармонияле итеп билгеләргә тырыша.

Башка халыклар өчен Гренландия гимнының беренче һәм бишенче куплетлары актуаль.

Nunarput utoqqarsuanngoravit

үзгәртү

Nunarput, utoqqarsuanngoravit

niaqqut ulissimavoq qiinik.

Qitornatit kissumiaannarpatit

tunillugit sineriavit piinik.


Akullequtaasutut merlertutut

ilinni perortugut tamaani

kalaallinik imminik taajumavugut

niaqquit ataqqinartup saani.


Atortillugillu tamaasa pisit

ingerlaniarusuleqaagut,

nutarterlugillu noqitsigisatit

siumut, siumut piumaqaagut.


Inersimalersut ingerlanerat

tungaalitsiterusuleqaarput,

oqaatsit aviisit qanoq kingunerat

atussasoq erinigileqaarput.


Taqilluni naami atunngiveqaaq,

kalaallit siumut makigitsi.

Inuttut inuuneq pigiuminaqaaq,

saperasi isumaqaleritsi.

Син, борынгы Ватаныбыз

үзгәртү

1. Син, борынгы Ватаныбыз, тау-бозлы,

Күкрәгеңдә назлана ул-кызларың.

Чал чәчләрдәй кар каплаган башыңны,

Байлык-муллыкта океан ярларың.

.......................................................................

5. Кол басынкылыгы — һич түгел язмыш,

Алга, Калааллит, без синең сагыңда.

Уалучан булса да безнең тормыш,

Инаныгыз, булдырырбыз барын да!