Чуллыклар

(Gallinago битеннән юнәлтелде)

Чуллыклар (лат. Gallinago) — чуллык кошлар семьялыгының бер ыругы.

Чуллыклар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Gallinago Матюрен-Жак Бриссон, 1760[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2][4][…]
Югарырак таксон бекасовые[d][1]
 Чуллыклар Викиҗыентыкта

Томшыклары бик озын һәм нечкә. Саклагыч төсендәге. Сазланган җирләрдә яшиләр. Вак умырткасыз белән тукланалар. Язын чуллыкларга үзенә бертөрле очыш хас, бу вакытта койрык каурыйлары сарык тавышын чыгара. Аучылык объекты. Дөньяда киң таралганнар (Австралиядә юк).

Төрләр үзгәртү

Россиядә алты төре очрый: чуллык, Япония чуллыгы, Азия чуллыгы, зур чуллык, урман чуллыгы, тау чуллыгы. Татарстанда чуллык һәм зур чуллык очрыйлар.


  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2011.
  2. 2,0 2,1 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2