Энциклопедик сүзлек

(Entsiklopediä süzlege битеннән юнәлтелде)

Энциклопедик сүзлек гадәттә төрле темаларга караган әлифба тәртибендә төзелгән күп санлы кыска мәкаләләрдән тора. Гомуми энциклопедик сүзлекләрдән тыш, сәнгать, биография, хокук, медицина яки фәлсәфә кебек махсус бер тармакка   караганнары да мәгълүм. Алар шулай ук махсус академик, мәдәни, этник яки милли мәсьәләләр тирәсендә төзелә ала.

Энциклопедик сүзлек
Беренче инглиз телле энциклопедик сүзлек Lexicon Technicum баш бите, 2нче басма, 1708 ел.
/ Россия империясендә бастырылган иң танылганы - 86 томлы Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге.

Термин башта сүзлек килеш әлифба тәртибендә  тематик глоссарий буларак төзелгән мәгълүмати кулланмаларны билгеләү өчен  кулланыла. (Сүзлек термины гади кулланылышка энциклопедияга караганда якынча ике гасыр иртәрәк керә.) Мәгълүматны әлифба тәртибендә күрсәтелешен белемне башкача классификацияләү системаларыннан аеру өчен, күп беренче энциклопедияләрнең исемнәрендә "сәнгать һәм фәннәр сүзлеге" яки охшаш атамалар кулланылган иде.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Robert Hunter, Henry Scherren, and John Williams. The Encyclopædic Dictionary. 7 volumes. 1879-1888.
  • Sandro Nielsen: The Effect of Lexicographical Information Costs on Dictionary Making and Use. In: Lexikos 18/2008, 170-189.