Эльвира Нәбиуллина

(Elvira Näbiullina битеннән юнәлтелде)

Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина (1963 елның 29 октябрендә, Уфа) (tat. lat. Elwira Näbiullina) — Россия икътисадчысы, дәүләт эшлеклесе, Россия президенты ярдәмчесе. В. Путин тарафыннан РФ Үзәк Банкы җитәкчелегенә тәкъдим ителгән. 2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады.

Эльвира Нәбиуллина
Elvira Nabiullina 2017.jpg
Туган телдә исем Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина
Туган 29 октябрь 1963(1963-10-29) (59 яшь)
Уфа, Башкорт АССР, СССБ
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты[d], Ель үнивирситите һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре Икътисадчы, сәясәтче
Эш бирүче Русия сәнәгатькәрләр һәм эшмәкәрләр берлеге[d]
Сәяси фирка Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Ярослав Кузьминов[d]
Бүләк һәм премияләре
1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены Дуслык ордены (РФ)

Commons-logo.svg Эльвира Нәбиуллина Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

Эльвира Нәбиуллина Уфа шәһәрендә (Башкорт АССР) 1963 елның 29 октябрендә татар гаиләсендә туган. Урта мәктәпне гел “бишле”гә генә тәмамлаган булса да, аңа алтын медаль тапшырмаганнар. 1986 елда Мәскәү Дәүләт Университетының Икътисад факультетын тәмамлаган.

ЭшчәнлекҮзгәртү

19951996 елларда — Россия Икътисадый реформа департаменты җитәкчесе урынбасары.

19961997 елларда — Россия Икътисад министрлыгы әгъзасы.

19971998 елларда — Россия Икътисад министрлыгы җитәкчесе урынбасары.

19981999 елларда — «Промторгбанк» банкы рәисе урынбасары.

19992000 елларда — "Стратегик эшләүләр Үзәге" фондының вице-президенты.

20002003 елларда — Россия Икътисадый Үсеш һәм Сәүдә министры Герман Грефның урынбасары.

20032005 елларда — "Стратегик эшләүләр Үзәге" фонды президенты.

20072008 елларда — Россия Икътисадый Үсеш һәм Сәүдә министры.

20082012 елларда — Россия Икътисадый Үсеш министры

2012 елның 22 маеннан — Россия президенты ярдәмчесе.

2013 елның 13 мартында президент Путин Россия Үзәк банкы җитәкчелегенә Эльвира Нәбиуллинаны намзәт итеп тәкъдим итте.

2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады.

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү