Дизентерия

(Dizenteriä битеннән юнәлтелде)

Дизентери́я (грек. dys - какшау, бозылуны белдерүче алкушымча, һәм грек. enteron - эчәк) — шигелез, шигеллалар китереп чыгарган, интоксикация белән барган һәм күбесенчә юан эчәкнең дисталь өлешенә зыян китерүче инфекцион авыру.

Дизентерия
Сурәт
Симптомнар hemorrhagic diarrhea[d] һәм эч китү[1]
Дәвалануда кулланыла торган дару Скополамин[d][2] һәм Ципрофлоксацин[d][3]
ICD-9-CM 009.2[1]
 Дизентерия Викиҗыентыкта

Авыруны китереп чыгаручы бактерияләр Shigella ыругына, Enterobacteriacea семьялыгына карый. 4 шигелла төре бар: Sh. dysenteria, Sh. flexneri, Sh boydii, Sh. soneei.

Дизентерия—киң таралган йогышлы авыру. Дизентериягә китерә торган берничә төр микроб бар: Григорьев-Шиг, Флекснер, Зонне, Шмитц-Штуцер бактерияләре. Бу микробларның сыйфаты бер төрле, авырганнан соң да аларга карата иммунитет барлыкка килми, шуның өчен дизентерия белән авырган кеше кабат чирләргә мөмкин. Пычрак су эчкәч, юылмаган җиләк-җимеш, яшелчәләр, чисталыгы шикле ризык ашагач, кулларны юмыйча ашаганнан соң, дизентерия авыруы баш­ лану очраклары еш күзәтелә. Шуның өчен дизентерияне «пычрак куллар» авыруы дип тә йөртәләр. Шигелла дип аталган бактериянең чыганагы — авыру кешеләр, бактерия йөртүчеләр. Организмга кергән бактерияләр күп ; вакытта юан эчәкнең дисталь өлешен зарарлый. Шигелла ашамлыкларда (салат, пешкән ит, фарш, балык, сөт, ризыклары, компот, кесәл) яши ала. ; Уңай шартларда шигелла туфракта 3-5 ай, чокыр һәм сулыкларда 50 тәүлеккә кадәр яшәргә сәләтле.

Бер күзәнәкле паразит—амёба да авыру чыганагы булып тора. Амебага 1 охшаш керфекчел инфузория дә дизентерия авыруына китерә. Авыру ; кузгатучы инфузория кеше организмына су һәм ашамлык белән керә. Бу паразитның табигый резервуарлары булып дуңгызлар исәпләнә.

Дизентериянең башлангыч чоры 1-7 көнгә сузыла. Авыру тудыручы бактерия эндотоксин (бактерияләрнең күзәнәк структуралары белән тотрыклы бәйләнгән агулы матдәләр) дигән агулы матдә бүлеп чыгарып, үзе һәлак була. Агу исә эчәклеккә сеңә, бераздан канга эләгеп, бөтен организмга тарала. Бер өлеше юан эчәкне зарарлап, ялкынсыну китереп чыгара, җәрәхәт ясый. Кешенең хәле начарлана, тән температурасы күтәрелә, ул кал­ тырый башлый. Башы авырта, коса, кан басымы күтәрелә, кайвакыт төшә, аппетиты югала. Шул ук вакытта эче борып-борып авырта, арт юлыннан канлы, үлекле сыеклык килә. Авыру тәүлегенә 10-25 тапкыр бәдрәфкә йөгерә. Еш кына бавыр зураюы күзәтелә. Тизәкне тикшертмичә генә, дәвалануны үзбелдек белән антибиотиклардан башларга ярамый. Тик­ шереп, табиб дизентерия дигән диагноз куйганнан соң, ятак режимында ул кушканча комплекслы дәвалану узу шарт. ; Инфекция гаиләдәге башка кешеләргә йокмасын өчен, авыруны аерым бүлмәгә яткыралар. Барлык көнкүреш кирәк-яраклары шәхси булырга тиеш. Бүлмәне көн саен содалы су белән юып чыгару зарур. Табиблар урын-җирне, савыт-сабаны кайнатырга киңәш итә.

Дәвалау хакында берничә сүз. Авыруга күп итеп чәй яки цитроглюкосалан. регидрон, гастролиттан ясалган әзер эремә эчерергә була. Өлкәннәргә тәүлегенә 2 тапкыр норфлоксацин (500 мг) билгеләнә. Фурозалидон (5 мг/кг) — тәүлегенә 4 тапкыр кабул итәргә. Панкреатин, панзинорм кебек препаратлар токсиннары нейтральләштерергә ярдәм итә. Әче сөт продуктлары (лакто һәм бифидобактерияле) куллану да уңай нәтиҗә бирә.

Диета бик зур әһәмият уйный, ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт: * организм югалткан сыеклыкны тулыландыру өчен чәй эчү; *ак оннан әзерләнгән сохарый; 1 *уылган эремчек; *3 көн торган майсыз кефир; *көнгә 1 тапкыр чиле-пешле йомырка, лайлалы аш; : *суда пешкән дөге һәм манный боткасы; е *парда, суда пешкән ит һәм балык; *кара карлыган яки караҗиләктән ясалган кайнатма, кесәл, караҗиләктән желе.

Халык медицинасы тәкъдим иткәннәрдән түбәндәге җыелмаларның берсен 1,5-2 ай дәвамында эчәргә кирәк. Төнәтмәләрне мондый ысул белән әзерләгез: термоска 2 аш кашыгы катнашманы салып, шуңа 0,5 л кайнар ; су коегыз һәм төнгә калдырыгыз. Әзер төнәтмәне, ашарга 30 минут кала, чирек стакан эчегез. Нәтиҗәсе 2 атнадан соң күренер. ; *3 өлеш шомырт, 4 өлеш караҗиләк, 4 өлеш гөлҗимеш, 1 өлеш имән кайрысы, 2 өлеш чагыр тамыры, 2 өлеш тубылгы чәчәге, 2 өлеш эт тигәнәге, 2 өлеш ромашка чәчәге, 2 өлеш меңъяфрак үләне. *Тигез күләмдә арыш анасы (спорыш), имән кайрысы, сары мәтрүшкә, бака яфрагы, ромашка чәчәкләре. *Тигез күләмдә софор җимеше, зирек күркәсе, меңъяфрак үләне, кызылбаш тамыры (кровохлебка), эт тигәнәге, шомырт чәчәге яки җимеше алына. *Барысы да тигез күләмдә: кылыч үлән тамыры (аир), имән кайрысы, елан тавы тамыры, арыш анасы, каеш яфрак үләне (грушанка), усак кайрысы, чагыр тамырын алырга кирәк.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Шувалова, Е.П. Инфекционные болезни: учебное пособие для вузов/ Е.П. Шувалова, Е.С. Белозеров, Т.В. Беляева, Е.И. Змушко; Под ред. Е.П. Шуваловой. - Ростов н/Д: Изд-во «Феникс», 2005. - 960 с.