BAPS Һинду Мандир, Абу Даби

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрнең Абу Дабиның BAPS Шри Сваминараян Мандиры ул Боачасанваси Акшар Пурушоттам Сваминараян Санстһаның традицион Һинд дине табыну урыны. Урын Абу Мурейхахта урнашкан, ул Әр-Рабһа янында E 11 road юлында (Шәех Зәед Шоссесы) урнашкан.[1] Һинд дине мандиры төзелеш тәмамланганнан соң Якын Көнчыгышта беренче традицион Һинд дине таш мандиры булачак.[2] Җитәкчесе Маһант Свами Маһараҗ булган BAPS Сваминараян Санстһа Һинд диненең Сваминараян Хәрәкәтенең деноминациясе булып тора. Прамукһ Свами Маһараҗ илһамландырган һәм Маһант Свами Маһараҗ алкышлаган мандир 55 000 квадрат метр җир мәйданында урнашкан.[3][1] Мандир Һиндстан сәнгать ияләре белән кул ярдәмендә кисеп ясалган булачак һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә җыелган булачак. Мандирда традицион Һинду мандирның бөтен аспектлары һәм хасиятләре кертелгән булачак һәм ул тулаем функциональ, иҗтимагый, мәдәни һәм рухи комплексның өлеше булып торачак.[4] Комплекста зиярәт кылучылар өчен үзәк, дога кылу заллары, күргәзмәләр, өйрәнү урыннары, балалар өчен спорт урыны, тематик бакчалар, су мөмкинчелеге, ашамлык урыны, китаплар һәм бүләк кибете булачак.[2]

Гыйбадәтханә
BAPS Һинду Мандир Абу Даби
معبد سوامينارايان
Ил Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
Төбәк / район Абу Мурейхех, Әр-Рабха, Абу Даби һәм Дубай арасында
Дин Сваминараян
Кайсы дини агымга карый Шива, Кришна һәм Аяппанга табыну
Төзелеш еллары ???—2020?
Сайт Рәсми сайт

Төзелеш үзгәртү

2015 елның августында Берләшкән Гарәп Әмирлеклләре хөкүмәте Абу Дабида Һинду мандир төзү өчен җир тәэмин итәргә карар кылган. Бу Һиндстан премьер-министры Нарендра Модиның илгә рәсми зиярәте вакытында булган.[5][6] Берләшкән Гарәп Әмирлекләрнең кораллы көчләрнең иң олы җитәкчесе һәм таҗ шаһзадәсе шәех Мөхәммәд бин Зәед әл-Нахйан мандир өчен җирне бүләк иткән.[1]

2018 елның 10 февралендә BAPS вәкилләре Шәех Мөхәммәд һәм Һиндстан премьер-министры Абу Дабиның Президент сараенда очрашкан. Аңлашу меморандумы Һиндстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында тулаем составта патша гаиләсе һәм 250-дән артык асаба җитәкчеләр булганда имзаланган булган.[7] Мандир өчен шила пуҗан (нигез ташын салу церемониясе) 2018 елның 11 февралендә урын алган булган. Шила Пуҗан мандир төзелешендә беренче Ведик баскычны билгеләгән. Премьер-министр Нарендра Моди церемонияне Дубаи Опера Йортыннан видео аша караган.[8] Төзелеш өчен алсу комташ тонналары төньяк Раджастханнан Абу Дабига җибәрелгән булган. Төньяк Һиндстан штатыннан чыдамлы ташлар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булган 50°C – тан артык челлә температураларына бирешмәве өчен сайланган булган. Шулай ук мандирны төзү өчен Европадан мәрмәр кулланылырга мөмкин.[9]Гыйбадәтханә нигезе корыч яки тимер материалларын кулланмыйча төзелгән һәм традицион Һинд дине гыйбадәтханәсе архитектурасы аша төзеләчәк. Шуның урынына бетонда ныгыту өчен корыч, очучан көл кулланылачак.[10] Үлчәм төшенчәләрендә ул Дәһлидәге Акшардһамнан кечерәк, әмма Яңа Җерсида Акшардһамга охшаш булып, комташ бинага каршы мәрмәр кисүләр белән ясалачак.[11]

Нигез Ташын Салу Церемониясе үзгәртү

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре толерантлык программасы елы өлеше буларак 2019 елның январендә BAPS Һинду Мандирына 14-тән артык акр җир бүлеп биргән. 2019 елның 20 апрелендә Абу Дабида Һинду мандирны нигез ташын салу церемониясе иртә белән меңнәрчә Һинд дине җәмәгате кешеләре булганда һәм Һиндстаннан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән рәсмиләр булып башкарылган булган. Церемония Ведик ритуаллар буенча Бочасанваси Акшар Пурушоттам Санстһа BAPS Сваминараян Санстһасы рухи җитәкчесе Маһант Свами Маһараҗ булганда башкарылган булган.[12]

Бәйрәм ителгән фестивальләр үзгәртү

2019 елның 15 августында Һиндстанның бәйсезлек көнендә мандир комитеты Ракша Бандһан көнен Берләшкән Гарәм Әмирлекләрендә эшләүче 1200 зәңгәр яка эшчеләрен чакырып бәйрәм иткәннәр.[13] Мандирда 2019 елның 24 августында Джанмаштами бәйрәм ителгән, бу көндә тугъры җырлары җырланган булган һәм Шри Кришна тормышыннан хикәяләр сөйләнелгән булган. 4000-гә якын тугъры Дубаида Һиндстанның Генераль консулы белән бәйрәмгә килгән.[14][15]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү