Акшардһам

Мәгънәләр бите Викимедиа проектында


Акшардһам ул Сваминараян (1781-1830) тарафыннан (аны тарафдарлары Ходай манифестациясе дип ышаналар) нигезләнгән Сваминараян сектасында кулланылган төшенчә. Атама Акшар сүзеннән, ягъни җимерелми торган һәм Дһам ягъни сыену урыны яки өй дигәнне аңлата, һәм Сваминараян һәм аның тарафдарларының илаһи сыену урыны дип ышаныла. Сваминараян тарафдарлары ышануынча җива яки җан туулар һәм үлемнәр циклыннан азат ителгәндә, алар Акшардһамда торалар.
1907 елда нигезләнгән Бочасанваси Акшар Пурушоттам Сваминараян Санстһа сектаның төп оешмасы булып тора.
"Акшардһам" шулай ук сектаның берничә гыйбадәтханәсе һәм гыйбадәтханә комплекслары исеме өчен кулланыла, бигрәк тә Гандһинагарда, Гөҗәратта (1992), Дәлһидә (2005) һәм Роббинсвилльдә, Нью Дҗерси (2014).

Искәрмәләр үзгәртү

1. ^ Williams, Raymond (8 January 2001). Introduction to Swaminarayan Hinduism. Cambridge: Cambridge University Press. pp. 83. ISBN 0 521 65279 0. 2. ^ Williams, Raymond (8 January 2001). Introduction to Swaminarayan Hinduism. Cambridge: Cambridge University Press. pp. 239. ISBN 0 521 65279 0.