Бөекбритания географиясе

(Böyekbritaniä geografiäse битеннән юнәлтелде)

Бөекбритания Британ утрауларында һәм Ирландия утравының төньяк өлешендә урнашкан. Шулай ук Бөекбритания территорияләренә кече утраулар һәм архипелаглар, Норманд утраулары керә. Бөекбритания Атлантик океан белән юыла.

Бөекбритания мәйданы – 244 820 км², коры җир – 240 590 км², эчке сулар – 3 230 км². Илнең иң биек ноктасы Бен-Невис тавы (ингл. Ben Nevis, гэлча Beinn Neibhis) (1343 м).