Аксак төлке

(Aqsaq tölke битеннән юнәлтелде)

Аксак төлкетатар балалар драма уены.

Аксак төлке
Уенчылар саны
8 дән күбрәк
Уйнау урыны
уен җәй көнендә тышта уйнала.
Физик активлык
югары

Уйнау тәртибе

үзгәртү

Балаларның берсе шобага, я санашу юлы белән Аксак төлке, икенчесе өй хуҗасы итеп сайлана. Башка балалар тавыклар булып, зур бер түгәрәк сызыкка кереп тулалар. Аксак төлке, бер аягын күтәреп аксаклап, ерактан килеп чыга һәм өй хуҗасын күреп туктый. Алар үзара шулай әйтешәләр:

— Төлке, Төлке, Түләнтәй, Төнлә кая барасың?

— Мамай улы Бикчәнтәй, Әбиемә барамын.

— Әбиеңдә ниең бар?

— Мич артында туным бар.

— Туның янса нишләрсең?

— Суга илтеп салырмын.

— Туның акса нишләрсең?

— Үкереп елап калырмын.

— Төлке, Төлке, Түләнтәй, Тунсыз ничек йөрерсең?

— Мамай улы Бикчәнтәй, Йөргән чакта күрерсең.

Шулай әйтешкәннән соң, хуҗа тынычланып «йокларга ята». Төлке сыңар аяклап тавыклар оясына төшә дә аларны куа башлый һәм куып җиткәнен кулы белән яки кулындагы салам камчысы белән әбәкләп-тәпәләп калырга тырыша. Кулга төшкән бала Аксак төлке була.

Аксак төлке ялгышып икенче аягы белән дә җиргә басса, хуҗа күреп, аның үзен куа башлый. Әгәр төлке үз оясына җиткәнче тотылса, ул яңадан төлке булып уйнарга тиеш була.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.