Аккошлар

(Aqqoşlar битеннән юнәлтелде)

Аккошла́р (Cygnus) — үрдәк кошлар гаиләлегеннән кошлар ыругы. 6 төре билгеле: 4 се Төньяк ярымшарда, 1 төре - Көньяк Америкада, 1 төре Австралия һәм Тасманиядә. Татарстан Республикасында 2 төре бар. Ысылдавык аккош (C. olor) - оя ясаучы аз санлы күчмә төр, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының су яны һәм су асты үләннәре күпләп үскән култыкларда һәм плёсларда, Сукыр Кадыш һәм Кайбыч балык үрчетү хуҗалыгы буаларында апрельдән октябрьгә кадәр яши.

Аккошлар
Халыкара фәнни исем Cygnus Garsault, 1764[1][2][3][…]
Әйтелеш
Таксономик ранг ыру[4][2][3][…]
Югарырак таксон Казлар[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], The New Student's Reference Work[d] һәм New International Encyclopedia[d]

 Аккошлар Викиҗыентыкта

Сары борынлы аккош (C. cygnus) язын һәм көзен миграция вакытында очрый. Зур кошлар, гәүдәләре 150 см га кадәр озынлыкта, авырлыгы 12 кг га кадәр. Гәүдәсе сузынкы, муены озын. Каурыйлары ак төстә. Башы уртача зурлыкта. Аяклары кыска, бармак арасындагы йөзү ярылары зур. Яшь кошларның томшыклары алсу төстә, очы кара. Ысылдавык аккошның гәүдәсе, муены озын, кызгылт сары томшык төбендә калынайган кара урыны бар. Сары борынлы аккош беркадәр тәбәнәк формасы һәм кыска муены белән аерылып тора, томшык төбе сары. Аккошлар бер сезонда соргылт-зәңгәр төстәге 5-9 зур йомырка сала. Су үсемлекләре, шулай ук бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, суалчаннар, кабырчыклар, балыклар белән тукланалар.

2 төре дә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү