1996 елгы Аурупа футбол чемпионаты

1996 елгы Европа футбол чемпионаты (ингл. 1996 European Football Championship) — 1996 елда узган унынчы УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 8 июньнән 30 июньгә кадәр Англиянең сигез шәһәрендә (Лондон, Манчестер, Ливерпуль, Биримнгем, Лидс, Шеффилд, Ноттингем һәм Ньюкасл) үткәрелгән.

1996 елгы Аурупа футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Бөекбритания
Вакыт 8 июн 1996 — 30 июн 1996
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 8 (8 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Алмания
Икенче урын  Чехия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 31
Кертелгән туплар 64 (бер мачта 2.06)

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан. Төркия, Хорватия, Швейцария һәм Болгария милли футбол җыелмалары Европа чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Чемпионатның 31 уенында 64 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Алан Ширер (Англия), Маттиас Заммер (Алмания) - 5 туп.

Финалда Алмания җыелмасы Чехияне өстәмә вакытта 2:1 исәбе белән җиңеп, өченче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урынны Англия һәм Франция җыелмалары бүлешкән. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары