1918-1991 елларда Дөбъяз авылында белем бирү тарихы

1918 елда Дөбъяз мәктәп мөдире итеп Фазылҗан Хәмидуллович Хәмидуллин билгеләнгән иде. Ул Казан Университеты каршындагы татар мәктәпләре өчен укытучылар курсларын бетергән булган һәм "өлкән укытучы" белгечлеге алган булган.
Укытуда Фазылҗан Хәмидуллин XVIII-XIX гасыр алман укыту методикасын кулланган, ул ССРБда да кулланылган булган. Мәктәп дүрт еллык булган иде. Укытучылар авыр яшәгән иде, яшелчәләр үстерергә рөхсәт бирелмәгән иде.
Соңрак Фазылҗан Хәмидуллин Татарстан Республикасы укытучылар белемен арттыру институтында постка ия булган.
20-енче елларда Идел буенда ачлык булган. 1921 елда Республикада 428 803 олы кеше, 326 106 бала үлгән булган. Шул вакытта Дөбъяз башлангыч мәктәбенә Америка администрациясе ярдәм иткән булган. Соңрак колхозлаштыру булган. Каршылыклар килеп чыккан. Кулаклар Латыйфа Гайфуллина дигән хатынны үтереп тураклаганнар.
1934 елда мәҗбури җиде еллык белем бирү кертелгән булган. Укучылар приборларны үзләре ясый торган булганнар. Бу чор коллективизация, сәяси репрессияләр һәм татар әлифбасын үзгәртү белән хаслана.
Шуннан соң Бөек Ватан Сугышы башланган. Мәктәп укучылары (кызларны да кертеп) фронтка язылганнар. Сугыш вакытында укытучылар сугышка китә торган булганнар. Берничә мәктәп мөдире алышынган булган - Латфи Насыбуллин, Андрей Ефим улы Петрянкин, Фатыма Хабибрахманова, Нагим Сабиров, Зулейха Аскарова.
Башлангыч мәктәп укучылары басуда башак җыеп ярдәм итеп торганнар.
Бөек Ватан Сугышыннан соң Дөбъяз мәктәп мөдире булып Мансур Габделевич Гадельшин һәм Миргалим Гаянович Ситдиков булган.
Мәктәпләр уку статистикасы түбәндәгечә булган

Мәктәп Укучылар саны Мәктәпне бетергәннәр Көзгә калганнар Киләсе сыйныфка күчкәннәр
Дөбъяз 351 213 60 78
Торнаяз 51 41 3 7
Таршна 35 26 2 7

1965 елда Биектау районы янә торгызылган булган.
Мәктәп музее 1966/67 уку елында география укытучысы Марсель-ага Усмановка рәхмәтле ачылган булган.
Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы мәктәп музее статусын "төбәкне өйрәнү" дәрәҗәсенә күтәргән, ә эзләнү эшләрен алып барган Азат Галләм улы Галләмов Почётлы Грамота бирелгән булган. Музейда авылның тарихы экспонатлары, мәдрәсә дәреслекләре, XIX гасыр йорты һәм җил тегермәне макетлары бар. Фронтовиклар (кайтмаганнарны да кертеп) турында мәгълүмат бар. Өченче бүлек этнографик бүлек булып тора.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү