1-че Уфа ТЭЦ-ы(баш. 1-се Өфө ТЭЦ-ы,1-се Өфө йылылыҡ электр үҙәге, рус. Уфимская ТЭЦ-1)- Җылылык электр үзәге. Башкортстан генерацияләү компаниясе контрольдә, составында. ТЭЦта җылылык энергиясе электр энергиясе белән бер вакытта эшләп чыгарыла (энергияне аерым җитештерү белән чагыштырганда җитештерү экономиясе 1,5—2 тапкыр арта).

Тарих үзгәртү

  • 1935 елда Черниковка эшчеләр касабасында (хәзерге Уфаның Черниковка бистәсе) Уфа крекинг заводы ТЭЦ-ы буларак нигез салына
  • 1938 елда 1-че чираты файдалануга тапшырыла
  • 1940 елда алып Уфа энергия комбинатының 1-че Уфа ТЭЦ-ы исеме бирелә
  • 1992 елда — "Башкирэнерго" ААҖ филиалы
  • 2012 елда бирле Башкортстан генерацияләү компаниясе филиалы
  • 2013 елда җитештерү мәйданчыгы буларак 4-че ТЭЦ-ы составына керә.[1]

Составына казанлык-турбина, электр, химия, технологик процеслар автоматлаштырылу идарә итү системасы, техник хезмәтләндерү, кече энергетика эксплуатациясе бар.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-03-08, retrieved 2018-03-02