ا

( битеннән юнәлтелде)

ا (гәрәп. الف) әлиф. Гәрәп һәм татар әлифбасында беренче хәреф. Мәд хәрефе. Башка гәрәп хәрефләре кебек 4 төрле языла. Шулай ук 1 санын билгеләү билгесе.

Хәрефнең сыйфатлары
Исеме әлиф
Тәртип саны 1нче
Билгели торган саны 1
Язылышы буенча төркеме монфәсалә
Башка төркеме мәд хәрефе

Белдерүче авазлар

үзгәртү

Әлиф хәрефе гомумән озын(мәдле) [а] вә [ә] авазларын белдерә, әммә сүз башында ул а вә ә дән гайре төрле сузык у, ү, о, ө, и, ы, е-э авазларын белдерергә мөмкин.

Әлиф хәрәкәләр белән язудан карап сүз баәында укылышы
язылышы Гәрәп телендәге авазы Җәдиди иске имлядәге авазы
آ 4 яки 8 хәрәкәле а яки ә Калын а авазы
أ мәдле а яки ә гайре гәрәп сүзләрдә
إ мәдле и гайре гәрәп сүзләрдә
اُ мәдле ү яки у гайре гәрәп сүзләрдә
ا сүздән карап сузык авазны калын ы авазын

Җәдиди иске имлядә

үзгәртү

Җәдиди иске имля ا хәрефе хәрәкәсез татар сүзләрендә сүз башында ы авазын белдерә. Әгәрдә өстәге дулкынлы сызык белән барса а авазын белдерә, сүз уртасында а һәм ә авазын белдерергә мөмкин.

Тагын кара

үзгәртү