Өч Бөек рухани чиркәве (Казан)

Өч Бөек рухани чиркәве, Казан бөек руханилары (Гурий, Варсонофий, Герман) һәм патриарх Гермоген чиркәве (рус. Трехсвятительская церковь, церковь Гурия, Варсонофия, Германа, Казанских святителей, и патриарха Гермогена) — Казан шәһәренең Качалов һәм Шаләпин урамнары киселешендә урнашкан булган праваслау чиркәве. 1909 һәм 1912 еллар арасында төзелеп, 1933 елда шартлатылган. 1960-еллар азагында чиркәү торган җирдә биш катлы хрущев йорты төзелгән.

Өч Бөек рухани чиркәве