Әүлия (гар.- Аллага якын торучы, изге) - Ислам диненә чын куңелдән бирелгән кеше. IX гасырда, Ислам дине фәлсәфи система буларак формалашып җиткән чорда, сөнниләрдә дә, шигыйларда да изгеләр культы киң тарала. "Изгеләргә" һәм аларның каберләренә табыну Ислам диненә чаклы ук булса да, Коръән моны күп Аллага табыну итеп караган һәм аңа каршы чыккан. Ә инде Ислам алга киткән феодаль җәмгыять дине булып әверелгәч, руханиларның күп баскычлы системасы барлыкка килә һәм халыктагы Алла белән кешеләр арасында арадашлык итүчеләр - әүлияләр бар дигән караш законлаша. Шулай итеп, диндарлак арасыннан әүлиялар, "Алла кодрәте белән могҗиза" тудыручылар барлыкка килә. Әүлия культының ныгыуна бигрәк тә суфийчылык зур йогынты ясый.

Чыганаклар үзгәртү

  • Ислам. Белешмә-сүзлек. Казан, ТКН, 1993

Искәрмәләр үзгәртү