Әхмәт Юзбеков - Биология фәннәре докторы,М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты профессоры, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре.

Әхмәт Юзбеков
Туган 1952(1952)
Дагстан Республикасы Хив авылы
Әлма-матер Ленинград (Санкт-Петербург) дәүләт университеты
Эш бирүче М.В. Ломоносов исемендәге МДУ
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре кандидаты, биология фәннәре докторы
Гыйльми исем: профессор

Биография үзгәртү

Юзбеков Әхмәт Кадимали улы 1952 елда Дагстан Республикасының Хив авылында туган Әтисе - дәүләт хезмәткәре, тарихчы; әнисе - хуҗабикә.

1974 елда Ленинград (Санкт-Петербург) дәүләт университетының биология һәм туфрак фәннәре факультетын тәмамлый. "Иң яхшы квалификация эше" конкурсында диплом эше Ленинград университетлары арасында I дәрәҗә дипломы белән бүләкләнә (Ленинград, 1974).

1979 елда Ленинград университетының үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе кафедрасында аспирантура тәмамлый, кандидатлык диссертациясен яклый; биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

1994 елда Украина Фәннәр академиясенең үсемлек физиологиясе һәм генетикасы институтында докторантура тәмамлый ( Киев), докторлык диссертациясен яклый; биология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

1996 ел - профессор исеменә лаек була.

1996 - Нью-Йорк Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы исеменә лаек була.

1996 елдан Экология һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге халыкара фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.

1979-2005 елларда фәнни хезмәткәр вазыйфаларында эшли, доцент, профессор, биология кафедрасы мөдире, биология факультеты деканы .

2005—2015 елларда М.В. Ломоносов исемендәге МДУның биология факультетының гомуми экология кафедрасының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре [1] .

2015—2019 елларда гомуми экология кафедрасы профессоры; хәзерге вакытта - М.В. Ломоносов исемендәге МДУның биология факультетының Экология һәм үсемлекләр географиясе кафедрасы профессоры.[2] .

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Ә. К. Юзбеков - экология өлкәсендә танылган белгеч:

140 тан артык фәнни һәм укыту-методик эшләр авторы.

Ике монографиясе басылган:

1.«Мониторинг потоков парниковых газов в природных экосистемах» (автордаш, 2017);

2. «Экономическое регулирование воздействий производственной деятельности на окружающую среду: проблемы и решения» (2019).

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә патентларга ия.[3]

Искәрмәләр (үзгәртү) үзгәртү