Әхмәт Уразаев-Кормаши

шагыйрь, романтик сюжетлы, көйле "Бүз егет" һәм "Тахир илә Зөһрә" поэмалары авторы
(Әхмәд Уразаев-Кормаши битеннән юнәлтелде)

Әхмәт Уразаев-Кормаши (1855-1883) – шагыйрь, романтик сюжетлы, көйле "Бүз егет" һәм "Таһир илә Зөһрә" поэмалары авторы.

Уразаев Кормаши Әхмәт
Туган телдә исем Әхмәт Мөхәммәтзариф улы Уразаев
Туган 1855(1855)
Курган өлкәсе Звериноголовское
Үлгән 1883(1883)
Кызылъяр, Акмола өлкәсе, Дала генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре шагыйрь

Биография

үзгәртү

Бабасы Минзәлә кантоны Иске Кормаш авылында имам була. Атасы Курган өлкәсе Звериноголовское шәһәрендә төпләнә. Кормаши шунда туса да туганнары янына – Иске Кормашка кайтып йөри. Тәхәллүсе шуңа бәйле. Бик яшьли вафат була.

Басылган әсәрләре:

үзгәртү
  • "Бүз егет".Казан.1874.
  • "Таһир илә Зүһрә" 1876.Казан.

Бу ике китап та бик күп тапкыр басылганнар. Казан федераль (Идел буе) университетының китапханәсендә "Бүз егет"нең – 19, "Таһир илә Зөһрә"нең 13 басмасы саклана.

Чыганак

үзгәртү
  • Гайнуллин М. Татар әдәбияты. 18 йөз:дәреслек хрестоматия. — Казан:ТаТКНигоиздат, 1957. — 284-339 бит.
  • Гайнетдинов М. Әхмәт Уразаев-Кормаши//Татар әдәбияты тарихы. — 2т. — Казан:ТКН., 1985. — 431-440 бит.
  • Татар поэзиясе антологиясе. — Казан:ТКН.,1992. — 360-364 бит.