Викибирелмәләрнең буш элементы

Әхлакый аң ул — кешеләрнең җәмгыятьтәге күренешләргә, кешеләр һәм социаль төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләргә карата формалашкан хисләре, карашлары җыелмасы.

Әхлакый аң җәмгыятьтә, «язылмаган законнар» ролен уйнап, кешеләрнең холкын көйләү вазифасын үти. Әхлакый аң, хокукый аң кебек үк, стихияле рәвештә шәкелләнә. Әхлакый аң җәмгыять һәм аның субъектлары арасындагы рухи принцип буларак, тарихи рәвештә кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе нигезендә барлыкка килә. Әхлакый аң, бер яктан, җәмгыятьнең хокукый аңы белән, икенче яктан, дини аң белән тыгыз бәйләнештә, аның принциплары белән үрелеп яши. Әхлакый аңның дини аң белән бәйләнеше турында сүз барганда кайбер кешеләр әхлакый аң дини аңнан соңрак барлыкка килгән, гомумән, аларны, ягъни әхлакый нормаларны, халык Изге китаплардан алган дип расларга тырышалар.

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.