Әхбар (газета)
(Әхбар (гәҗит) битеннән юнәлтелде)
«Әхбар» газетасы («Хәбәрләр») – 1907-1908 елларда Казанда чыккан татар сәяси, әдәби, иҗтимагый, икътисади һәм дини газетасы.
«Әхбар» | |
Tөр |
әдәби, сәяси, иҗтимагый, тиҗари, икътисадый газета |
---|---|
| |
Нәшер итүче | |
Мөхәрир |
Харис Фәйзи-Чистапули |
Нигезләнгән |
1907 |
Тел | |
Публикацияләр туктату |
30.07.1908 |
Төп офис |
Тарих
үзгәртүГазетаның беренче саны 1907 елның 10 декабрендә Казанда чыга. Ул төрле мәдәни, әдәби, сәяси ниятләр белән башланса да, озак вакытка сузылмый, 85 нче саны басылгач, 1908 елның 30 июлендә туктала. Газета атнага 2-3 тапкыр чыга, нашире һәм мөхәрире башта Харис Фәйзи-Чистапули була, соңгы вакытта мөхәрирлек Борһан Шәрәфкә күчә.
Чыганак
үзгәртүИсмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «ӘХБАР» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.