Әтнә районы гербы

Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль округы Гербы - Әтнә районы муниципаль берәмлегенең рәсми символы булып хезмәт итүче таныклык һәм хокук билгесе.

Әтнә районы гербы
Нигезләнү датасы 3 март 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Әтнә районы һәм Татарстан

Герб 2006 елның 3 мартында Әтнә район Советының 6нчы карары белән расланды. [1]

Герб 2272нче номерлы теркәлү буенча Россия Федерациясенең Дәүләт Геральдик Реестрына һәм 46нчы номер белән Татарстан Республикасының Геральдик Реестрына кертелә.

Герб тасвирламасы үзгәртү

«Зәңгәрсу (күк, зәңгәр) кырда чите алтын белән укаланган яшел лалә чәчәге; бөтен буйда сулдан уңга кыя яткан, очы белән аскы каймага терәлгән һәм түбәсе югарыга караган алтын-көмеш төстәге каз каурые урнаштырылган.

Герб символикасы үзгәртү

Әтнә районы гербы символлар һәм аллегорияләр телендә төбәкнең уникальлеген күрсәтә. Әтнә җире - борыңгы татар культурасы үзәкләренең берсе. Халык йолалары һәм гореф-гадәтләре, татар әдәби теле монда тулысынча сакланган. Традицион милли орнамент элементы - лалә чәчәге җирле халыкның халык традицияләренә тугрылыгын символлаштыра; татарларның матди һәм рухи культурасын саклау һәм үстерүдә Әтнә районының мөһим ролен күрсәтә.

Лалә чәчәгенең конурын төшергән язу каурые - Казан аръягы үзәге булган һәм бик күп бөек кешеләрнең - педагогларның, галимнәрнең, шагыйрьләрнең ватаны булган күп гасырлык мәгърифәт, рухи культура символы. Монда күренекле галим һәм рухи эшмәкәр Шиһабетдин Мәрҗани, татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Сибгат Хәким, күренекле тел белгече Рәшит Рәхмәти-Арат туган. Каурыйның алтын өлеше борыңгы авыл хуҗалыгы традицияләрен һәм заманча югары технологияле авыл хуҗалыгы производствосын - төбәк икътисадының нигезен символлаштыра.

Алтын - уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Көмеш - уйларның һәм омтылышларның чисталыгы, камиллеге, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Яшел төс - табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы. Зәңгәр - намуслылык, вөҗданлык рухилык символы.

Герб тарихы үзгәртү

Герб идеясы: Хәбибуллин Марат Мәхмүтович (ТР-ның Олы Әтнә авылы)

Герб Россия Геральдистлары Союзы белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан яңадан каралды:

Рәмил Хәйретдинов (Казан), Радик Сәлихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переводенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Татарстан районнары Герблары
  • Әтнә өлкәсе флагы

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү