Әссәламү галәйкүм

Әссәламү галәйкүм (гарәп. ٱلسَّلَامُ عَلَيْكُمْтат. Әссәламү галәйкүм, Ässälamü ğäläyküm) — Мөселман кешесе тарафыннан әйтелә торган сәләмлек(иминлек) теләү сүзе. Тәрҗемәсе гарәп теленнән: "Сәләм телим" дигәнне аңлата. Ошбу сүзне китап әһелләренә дә әйтү рөхсәт ителгән. Кемгә карата әйтелгән шул وعليكم السلام "вә галәйкүм әс-сәлам"(сиңа да сәләм) дип җавап бирергә тиеш.

Мөселманнарга карата ул тулысынча әйтелә ٱلسَّلَامُ عَلَيْكُمْ وَرَحْمَةُ ٱللهِ وَبَرَكَاتُهُ Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү тәрҗемәсе "Аллаһының сәламе вә рәхмәтен вә бәракәтен телим сиңа". Бу сүзгә: وعليكم السلام ورحمة الله وبركاته дип җавап кайтарыла.