Әнәс Сәлах улы Сәлахов (1923 елның 1 сентябре, Әҗмәр авылы, Спас кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ2020 елның 24 августы) — татар совет педагогы. ССРБның халык укытучысы (1980).

Әнәс Сәлахов
Туган 1 сентябрь 1923(1923-09-01)
РСФСР, ТАССР, Спас кантуны, Әҗмәр
Үлгән 24 август 2020(2020-08-24)
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан педагогика институты
Һөнәре педагог
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены

 Әнәс Сәлахов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Әнәс Сәлахов 1923 елның 1 сентябрендә Әҗмәр авылында ( хәзер Татарстанның Спас районында) туган.

7 яшендә аксый башлый — бу аксау гомер буена саклана. 12 яшендә ятим кала. Кыенлыкларга карамастан, бишле билгеләренә укыган һәм 16 яшендә Спас педагогика училищесына укырга кергән[1].

Укуны тәмамлаганнан соң Ямбакты авылында мәктәп директоры булып эшли. 1944 елның августында Измери мәктәбе директоры була. Биредә 18 ел эшли, бер үк вакытта тарих укытучысы була. Аның җитәкчелегендә яңа мәктәп бинасы, укытучылар өчен йорт, мәктәп укучылары өчен 350 урынга исәпләнгән интернат төзелә, 3 гектар мәйданда җиләк-җимеш бакчасы булдырыла, дуңгызлар, чебиләр үстерелә торган зур ярдәмче хуҗалык оештырыла, шулай ук 80 гектарга якын җир эшкәртелә.

Илленче еллар башында Казан педагогика институтын экстерн рәвештә тәмамлап, рәсми рәвештә тарихчы була.

1961 елда Казанга 68 нче номерлы мәктәп белән җитәкчелек итү өчен күчерелә. Аннары Казанның берничә мәктәбендә, шул исәптән 55 нче урта мәктәптә эшли (1970—1988)[2].

1988 елда пенсиягә чыга. Әмма өйдә утырмый һәм 2002 елга кадәр 13 нче мәктәп-гимназиядә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли башлый[3].

Гомуми педагогик стажы — 61 ел.

Өйләнгән, ике улы бар[4].

2020 елның 24 августында вафат була[5].

Бүләкләр үзгәртү

  • Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы (1959)[3];
  • РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы (1974);
  • ССРБның халык укытучысы (1980);
  • Хөрмәт Билгесе ордены;
  • «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе (1949).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Салахов Анас Салихович, archived from the original on 2020-04-07, retrieved 2021-12-17 
  2. Уроженца Спасского района поздравили с юбилеем, archived from the original on 2020-04-07, retrieved 2021-12-17 
  3. 3,0 3,1 Анас Салахович Салахов - ветеран педагогического труда
  4. Анас Салахов - народный учитель
  5. YouTube сайтында В Казани простились с легендой педагогики - Народным учителем Советского Союза Анасом Салаховым |ТНВ