Әнисә Сабир — Г. Камал исемендәге Татар академия театрының артисты (1988-2001).

Әнисә Сабирова
Туган телдә исем Әнисә Фәнис кызы Сабирова
Туган 29 февраль 1968(1968-02-29) (56 яшь)
Пучы, Актаныш районы, Татарстан АССР, РСФСР,
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре артист
Балалар Ләйсән Айдан
Ата-ана
  • Сабиров Фәнис Нәҗип улы (әти)
  • Солтанова Мөслимә Солтан кызы (әни)

Тормыш юлы үзгәртү

Сабирова Әнисә Фәнис кызы 1968 елның 29 февралендә Актаныш районы Пучы авылында туа. 1988 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Үсеп килүче көчле драматик, лирик пландагы яшь артистка. 2001 елда Финляндиягә китә.

Төп рольләре: Мөдир — «Җәһәннәм биюе» (К.Хоинский), Сәлви — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Рабига — «Галиябану» (М.Фәйзи), Смеральдина — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони), Асия — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев), Оля — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский), Ханәкә — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Нәсимә — «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин).

Чыганаклар үзгәртү