Әминә Газаева
Әминә Газаева, Әминә (Әминәт) Хиса кызы Газаева (карач.-балк. Газаланы Хыйсаны къызы Амина[1], 1993 елның 2 декабре, РФ, Кабарда-Балкар Республикасы, Чегем районы, Яникой) ― балкар шагыйрәсе, Кабарда-Балкария һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы (2016 елдан). Карачай-Балкария язучыларының Кязим Мечиев һәм Исмаил Семенов исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2021)[2].
Әминә Газаева | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | карач.-балк. Газаланы Хыйсаны къызы Амина |
Туу датасы: | 2 декабрь 1993 (31 яшь) |
Туу урыны: | РФ, Кабарда-Балкария, Чегем районы[d], Яникой[d] |
Ватандашлык: | РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 2005 ― х. в. |
Юнәлеш: | поэзия |
Жанр: | шигырь |
Иҗат итү теле: | балкар теле |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1993 елның 2 декабрендә[3] Кабарда-Балкар Республикасының Чегем районы Яникой (Гелятаново, Жангыкой) авылында туган. Чыгышы белән балкар коммунистлары Иса (1888 елда туган) һәм Мусса (1895–1938) Газаевлар нәселеннән[4].
Кабарда-Балкар аграр университетының[d] финанс факультетын (2015), Кабарда-Балкар дәүләт университетын (2021) тәмамлаган.
Бала чагыннан шигырьләр яза. Мәктәптә укыганда ук шигырьләре «Заман»[5], «Горянка»[6], соңрак «Литературная Россия» газеталарында, балкар телендә нәшер ителә торган «Мәңге Тау» журналында басылып килгән. Әүвәлге шигырьләре «Тейри къылыч» дип исемләнгән күмәк шигъри җыентыкка да кертелгән[7].
2008 елда Төньяк Кавказ республикаларының яшь шагыйрьләре киңәшмәсендә катнашкан. 2014 елда шигырьләре Кязим Мечиев һәм Исмәгыйль Семенов исемендәге әдәби премиягә тәкъдим ителгән, 2021 елда премияне алган[2].
2016 елдан ― Бөтенроссия «Россия Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасының Кабарда-Балкария республика бүлекчәсе ― Кабарда-Балкар Язучылар берлеге әгъзасы[8].
2021 елдан дәүләт унитар предприятиесе – «Эльбрус» нәшриятында эшли.
2023 елда шигырьләре «Казан утлары» журналында (июль санында) татар телендә басылган (тәрҗемәче Рафис Корбан).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Эльбрусоида
- ↑ 2,0 2,1 «Литературные встречи». Аминат Газаева. Rutube
- ↑ Амина Газаева ВКонтакте
- ↑ Газаевы (Чегем). Эски суратла ВКонтакте
- ↑ Электронная газета "Заман"
- ↑ Горянка
- ↑ Балкар телендәге шигырьләре. elbrusoid.org
- ↑ Федеральный список СПР. Союз писателей России(рус.)
Әдәбият
үзгәртү- Мәкаләләр
- Ә. Газаева. Йөрәгем яктыра күңелле уйлардан. «Казан утлары», 2023, № 7, 147-148нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- «Литературные встречи». Аминат Газаева. Rutube видео, 29:35 (балкар телендә)
- Балкар телендәге шигырьләре. elbrusoid.org