Әлфия Нәҗметдинова

Әлфия Билал кызы Нәҗметдинова (1949 елның 29 апреле, Свердловск, ССРБ) — спортчы (нәфис гимнастика), тренер. Нәфис гимнастика буенча ССРБның атказанган спорт остасы. Тасма белән күнегүдә дөнья чемпионы (1971), ике тапкыр ССРБ кубогы иясе, дүрт тапкыр РСФСР чемпионы.

Әлфия Нәҗметдинова
Туган 29 апрель 1949(1949-04-29) (74 яшь)
Екатеринбург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Һөнәре нәфис гимнастика спортсмены, gymnastics coach
Кардәшләр Лилия Нәҗметдинова

Тормыш юлы үзгәртү

Әлфия Нәзметдинова 1949 елның 29 апрелендә Свердловск шәһәрендә зур гаиләдә туа. Татар[1]. Аның өч апасы да аның кебек нәфис гимнастика белән шөгыльләнгәннәр, олы апасы Лилия НәҗметдиноваССРБда беренче спорт остасы, ул Әлфияне әзерләгән. Розалия Нәҗметдинова — шәрәфле спорт остасы, кызлар арасында ССРБ чемпионы, ил кубогы иясе. Илмира Нәҗметдинова — апаларының иң кечкенәсе, спорт остасы, «Хезмәт резервлары» ярышлары чемпионы.

Әлфия Нәҗметдинова «Хезмәт резервлары» ирекле спорт җәмгыятендә һәм Свердловскның 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Әлфия апалары белән ССРБның атказанган тренеры Елизавета Алексеевна Облыгинада шөгыльләнә.

1965 елда Әлфия Нәҗметдиновага спорт остасы исеме бирелә.

1971 елда дөнья чемпионатында катнашып, тасма белән чыгышта чемпион, туп белән чыгышта — көмеш, күп төрле ярышларда һәм сикергечтә — бакыр призёр була, кыршау белән күнегүдә 6 урынны яулый[2].

1978 елда атказанган спорт остасы исеме бирелә[3].

Әлфия апалары белән бергә Нәҗметдиновлар исемендәге спорт мәктәбендә тренерлык итә[4], ярышларны оештыру белән шөгыльләнә, республика категорияле судья булып тора[3].

Бүләкләр үзгәртү

  • «Спорт батырлыгы өчен» медале;
  • «Спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе;
  • «Хезмәт ветераны»;
  • «Спорт ветераны».

Искәрмәләр үзгәртү

  1. История чемпионатов мира. Часть 5
  2. Спорт на Урале. Хроника. События. Люди., archived from the original on 2018-01-02, retrieved 2021-04-04 
  3. 3,0 3,1 Информация о А. Б. Назмутдиновой на отраслевом агрегаторе «Спортивная Россия»
  4. Страница Альфии Назмутдиновой на сайте школы. әлеге чыганактан 2018-01-02 архивланды.

Сылтамалар үзгәртү