Әлфия Исмәгыйлева

Исмәгыйлева Әлфия Ибраһим кызы (рус. Исмагилова Альфия Ибрагимовна; (25 март 1951 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, галим-табиб. 1979 елдан Уфадагы 6 нчы дәваханәнең баш табиб урынбасары, бер үк вакытта Башкорт дәүләт медицина институты һәм Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы. Башкорт АССРның уникенче чакырылыш (1991-1995) Югары Советының халык депутаты һәм Башкортстан Республикасының беренче чакырылыш (1995-1999) Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Медицина фәннәре кандидаты, доцент. Башкортстан Республикасының атказанган табибы. СССРның һәм Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы. Милләте — башкорт.

Әлфия Исмәгыйлева
Туган 25 март 1951(1951-03-25) (73 яшь)
Эстәрлебаш, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре табиб

Биографиясе үзгәртү

Әлфия Ибраһим кызы Исмәгыйлева 1951 елның 25 мартында Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында туган.

1974 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый.

Хезмәт юлын 1974 елда Уфа шәһәренең 6 нчы дәваханасында башлый, 1975-1978 елларда шушында ук участок табибы булып эшли.

1979 елдан 6 нчы дәваханәнең баш табиб урынбасары вазифасында[1].

1995 елда Башкортстан Республикасының бердәнбер югары вәкаләтле һәм канун чыгару дәүләт органы дип Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай игълан ителә. Әлфия Ибраһим кызы 1-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты итеп сайлана.Социаль мәсьәләләр, сәламәтлек саклау комитеты рәисе булып эшли.

Бер үк вакытта озак еллар дәвамында Башкорт дәүләт медицина университетында доцент.

2011 елдан 6 нчы дәваханәнең баш табиб урынбасары вазифасында оештыру-методика эшен алып бара[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы.
  • СССРның сәламәтлек саклау отличнигы.
  • Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы.
  • Дәүләт Җыелышы — Корылтайның «Башкортстан Республикасы кануниятен үстерүдәге аерым өлеше өчен» мактаулы билгесе.
  • Хезмәт ветераны

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Башкорт АССР ы Югары Советы
  • БАССР-ның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге
  • Башкортстан Республикасының 2 нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 91.
  2. Исмагилова Альфия Ибрагимовна, archived from the original on 2021-05-05, retrieved 2021-05-05 

Чыганаклар үзгәртү

  • Народные депутаты республикасы Гербы. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 104.

Сылтамалар үзгәртү