Әлфия Зыятдинова

Зыятдинова Әлфия Рәшит кызы (21 сентябрь 1963, Балтач, Балтач районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) – спорт остасы.

Зыятдинова Әлфия
Туган телдә исем Зыятдинова Әлфия Рәшит кызы
Туган 21 сентябрь 1963(1963-09-21) (60 яшь)
Балтач, Балтач районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Ата-ана
  • Рәшит (әти)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1963 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Балтач бистәсендә туа. 1981 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда ук спортны ярата. Мәктәп һәм район күләмендә уздырылган волейбол, баскетбол, чаңгы, җиңел атлетика ярышларында теләп катнаша. Урта белем алгач, хезмәт юлын “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияче буларак башлап җибәрә. Гаиләле булуга карамастан спорттан аерылмый. 1993 елда Әлфия үзлегеннән кул көрәше белән шөгыльләнә башлый һәм бу үҗәтлек аңа сабан туенда, район бәйгеләрендә зур җиңүләр китерә. 1995 ел аңа зур уңыш китерә. Ул Республика чемпионатында катнашып, беренче мәртәбә көмеш һәм бронза медальләргә ия була. Алдагы елларда ул бу дәрәҗәгә күп мәртәбә ирешә. Тверь шәһәрендә Россия чемпионатында уң һәм сул куллары белән көрәшеп, икенче, өченче урыннарны алуга ирешә. Бу уңышлары аңа Россиянең спорт мастеры исемен алырга ярдәм итә һәм дөньякүләм ярышларда катнашырга мөмкинлек бирә. Ул Мәскәүдә узган Европа беренчелегендә катнашып халыкара спорт мастеры исемен ала. Европа һәм дөньякүләм җыелма командалар арасында оештырылган ярышта көмеш кубок яулый. Екатеринбургта, Владикавказ шәһәрләрендә узган Россия чемпионатларында призлы урыннарга ия була. 1997 елда Азов шәһәрендә Бөтенроссия җәйге спорт уеннарының чемпионы була. Шул ук елда Һиндстанда узган дөнья чемпионатында уң һәм сул куллары белән көрәшеп, көмеш һәм бронза медальләр яулый. Әлфия Зыятдинова Татарстанның һәм Россиянең командалары составында күп чыгышлар ясап гомуми җиңүгә зур өлеш кертте. Үз осталыгын яшьләргә, балаларга бирүгә зур көч куя. Аның шәкертләре арасында район, республика чемпионнары, призерлары бар. 1999 елда “Факел” спорт клубында балалар өчен кул көрәше секциясе ачты. 2007 елда “Хыял” яшьләр үзәгендә тренер булып эшли башлый. Хәзерге көндә дә хезмәт юлын шунда дәвам итә.

Бүләкләр үзгәртү

“Хезмәт ветераны”, “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” исемнәренә ия.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. https://baltasi.ru/news/baltasi/91666/ 2021 елның 8 февраль көнендә архивланган. .
  2. “Хезмәт” Балтач район газетасы,
  3. https://baltasi.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/663403.htm 2021 елның 8 февраль көнендә архивланган.