Әлмир Ганиев (24 октябрь 1940 ел) — галим инженер-металлург. Техник фәннәр докторы (2001), профессор (2003). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2007). 1973 елдан Уфа авиация институты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты укытучысы, шул исәптән 2001-2009 елларда эретү производствосы машиналары һәм технологиясе кафедрасы мөдире.

Әлмир Ганиев
Туган 24 октябрь 1940(1940-10-24) (83 яшь)
БАССР, РСФСР, СССР яки Миндәк, Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Урал дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре инженер-металлург
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Ганиев Әлмир Әмир улы 1940 елның 24 октябрендә Башкорт АССРның Учалы районы Миндәк авылында туа.

1963 елда Свердловск шәһәрендә Урал политехник институтын тәмамлый.

1963-1966 елларда – өлкән, төп инженер.

1967-1969 елларда – Уфада Авиация технологияләре һәм производствоны оештыру гыйльми-тикшеренүнең Урал филиалының кече гыйльми хезмәткәре.

1970-1972 елларда – Ленинград политехник институтының аспиранты

1973 елдан – Уфа авиация институтында укыта – ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор.

2001-09 елларда машиналар һәм эретү производствосы технологиясе кафедрасын җитәкли[1].

2000 елда техник фәннәр докторы исеменә дәгъва итеп, «Повышение жаропрочности литейных никелевых сплавов с использованием методов активного и пассивного экспериментов» темасына диссертация яклый[2].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре утка чыдамлы композицияле эретмәләрнең синтезы, аларның утка чыдамлылыгын арттыруның теоретик һәм технологик принципларын эшләү белән бәйле. Ганиев никель эретмәләренең 20-дән артык төрен (СЖСИ-1, СЖС-2, УГАТУ-1, УГАТУ-2 һ.б.) ача, эретү һәм газ турбиналы двигательләрнең көрәкчәләрен УГАТУ-1 һәм СЖС-2 эретмәләрен коеп ясау, изотермик штамповкалау өчен инструментларны ЖС95-ДУ эретмәсеннән коеп ясау, порошокларны плакирлау юлы белән эретмәләр чыгару һәм СЖСИ-1һәм СИ-1 эретмәсеннән бораулау инструментларын коеп ясау технологияләрен уйлап таба. Ачышлары Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре предприятиеләрендә кертелгән. 250-дән артык фәнни хезмәт һәм 42 уйлап табу авторы.

Төп хезмәтләре үзгәртү

  • Синтез сплавов. Ч.1. Физико-химические методы оптимизации состава сплавов. Уфа, 2000. (автордашлар);
  • Теоретические основы синтеза композиционных сплавов. Уфа, 2008;
  • Математические основы синтеза композиционных сплавов. Уфа, 2008. А.С.Горюхин

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Энциклопедия Урала. Ганеев Альмир Амирович, archived from the original on 2020-09-28, retrieved 2022-05-09 
  2. Электронная библиотека диссертаций

Чыганаклар үзгәртү

  • Ганиев Әлмир Әмир улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.