Әлки районы гербы

Әлки районы гербыӘлки районы гербы Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының рәсми символы.

Әлки районы гербы
Нигезләнү датасы 1 июнь 2006

Герб Әлки район Советының 52 нче номерлы карары белән 2006 елның 1 июнендә расланган.[1]

Герб 2382 номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 58 нче номер белән кертелгән.

Гербның тасвирламасы үзгәртү

 

«Дүрт яклап алтын, көмеш, яшеллек һәм җете кызыл төс белән төрелгән сыек зәңгәр җирлектә — көмеш атка атланып чаптырып баручы, шул ук металл шлем, көбә һәм кием, кара итекләр кигән, сул ягында ияр янында көмеш белән бизәлгән һәм уклар тулы алтын садак, һәм түгәрәк алтын калкан, ә җилкәсе артында алтын җәя булган татар җайдагы; җайдак уң кулына очы алтынга (җирлеккә) чыгучы, ике толымлы яшел туглы алтын сөңге йомып тоткан; атның дирбиясе җете кызыл, алтын белән бизәлгән, ат япмасы — алтын чуклы куе кызыл, кара каешка тагылган алтын өзәңгеләр». [2]

Герб символикасы үзгәртү

Борынгы Әлки җире тарихи традицияләргә бай. Аның территориясе Идел буе болгар дәүләтенең үзәкләреннән берсе — хәзерге татарларның ата-бабалары.

Халык риваяте төбәкнең атамасы Болгарда яшәгән Алып батырга барып тоташа.

Әлки җире традицион аграр район булып тора. Гербның дүрт кыры-яшел, алтын, кызыл һәм көмеш аллегорик рәвештә ел фасыллары алмашына нигезләнгән авыл хуҗалыгы циклын күрсәтә.

Геральдикадагы алтын төс — уңыш, муллык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Геральдикадагы көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс — хезмәт, көч, батырлык, матурлык символы.

Сыек зәңгәр төс — намус, зыялылык, рухи байлык.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, үсеш; куе кызыл — дан, хөрмәт һәм бөеклек.

Кара төс — зирәклек, тыйнаклык, мәңгелек тормыш символы.

Герб тарихы үзгәртү

Гербны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә Россия составында башкарылды:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү); Фердинат Дәүләтшин (Әлки районы), Йосыф Зарипов (Әлки районы), Радик Минһаҗев (Чистай) катнашында.

Моны да карагыз үзгәртү

Әлки районы флагы

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү