Сафина Әкълимә Гази кызы (29 май 1948 ел) — совет, партия һәм җәмәгать хезмәткәре, шагыйрь һәм прозаик. 2013 елдан Учалы язучылар оешмасының җаваплы секретаре. Рәсәйнең һәм Башкортстанның Язучылар берлеге, Рәсәйнең һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.

Әкълимә Сафина
Туган 29 май 1948(1948-05-29) (75 яшь)
БАССР, РСФСР, СССР
Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Сәфәр, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Мөхәмәт Хәйдәров исемендәге бүләк лауреаты, Хәснә Юлдыбаева исемендәге бүләк лауреаты.

Биографиясе үзгәртү

Әкълимә Гази кызы Сафина 1948 елда Учалы районының Сәфәр авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Учалыдагы һөнәр училищесында укый.

Диплом алып, туган авылына эшкә кайта. Комсомол оешмасын җитәкли.

Чиләбе партия мәктәбендә укып кайткач, колхозның профком рәисе итеп сайлана. Авыл Советы башкарма комитеты рәисе вазифасын башкара.

Авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлаганнан соң, КПССның Кыйгы район комитетында инструктор булып эшли.

Аннан соң Сәфәр авыл хакимияте башлыгы булып хезмәт итә.

Сафина Әкълимә Гыйззетдин кызы язучы-прозаик, 15 китап авторы, БР һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы.

Мөхәмәт Хәйдәров һәм Хәснә Юлдыбаева исемендәге премияләр лауреаты. 2013 елдан Учалы язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе.

1968 елда комсомолның юбилей билгесе һәм Рәсәй Федерациясенең статистика Дәүләт комитетының «2002 елда халыкның санын алуда актив катнашканы өчен» билгесе белән бүләкләнә.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Ижатка 1995 елларда гына килә.

  • Туксанынчы елларның азагында «Урланган күңел» исемле беренче хикәясе «Агыйдел» журналында басыла.
  • «Сөтле күмәч тәме» дигән хикәясе «Башкортстан кызы» оештырган «Заман — хатын-кыз» конкурсында дәртләндерү премиясенә лаек була.
  • «Йәйгор — зәңгәр күзем» (2000) исемле башлангыч китабы «Чуерташ» җыентыгында чыгып тиз арада халык ихтирамын яулый.
  • Бер-бер артлы «Өзелгән моң» (2004), «Освенцим тоткыны» (2009), «Сәфәрем — туган төбәгем» (2009), «Язлар көтәм» (2009), «Яшәү яме» (2011), «Алъяпкычлы малай» (2013), «Эх, яшисе иде» (2014) һәм башка китаплары дөнья күрә.
  • Автор-төзүче буларак, «Вакыт безне үзе сайлады. Учалылар — Афганстанда» (2014), «Халкыбызның мәшһүр улы» (Зәйнулла Рәсүлев турында, 2013) исемле зур китаплар чыгара.

2012 елдан Рәсәйнең һәм Башкортстанның Язучылар берлеге, 2014 елдан Рәсәйнең һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Әкълимә Сафина лаеклы ялда булуына карамастан, Учалы язучылар оешмасын җитәкли.

Шәһәр, район һәм республика күләмендә әдәби-мәдәни чаралар үткәрүдә, җәмәгать эшләрендә актив катнашып яши.

Тәнкыйть, публицистик һәм халыкны кызыксындырган социаль мәкаләләре район һәм республика матбугат басмаларында әледән-әле чыгып тора.

Китаплары үзгәртү

  1. «Йәйгор — зәңгәр күзем» («Радуга моя голубоглазая»), 2000 г изд «Китап» Уфа.
  2. «Өзелгән моң» («Прерванная мелодия»), издана по программе «Борьба против преступности», изд-во «Китап», 2003 г. Уфа.
  3. «Язлар көтәм» («Жду весну»), «Китап». 2009 г. Уфа.
  4. «Алъяпкычлы малай» («Мальчик в фартук»), 2013, «Китап». Уфа.
  5. «Узница Освенцима» (тәрҗемә Б.Кагарманова ). г. Сибай. 2009 г.
  6. «Сәфәрем — туган төбәгем». г. Сибай, 2009.
  7. «Яшәү яме» Учалы. 2011 г. Сборник зарисовок, очерков о передовика об интересных личностях.
  8. «Эх, яшисе иде».(повесть) Учалы.
  9. «Прославленный сын народа» на башкирском языке.2013 г. Учалы.
  10. «Учалы в Афганистане. Время выбрало нас.»(первая книга)2014 г. Учалы
  11. «Учалы в Афганистане».(вторая книга),2018 г. Магнитогорск .
  12. ."Поэтическое каләм Иремель"2016 г. Магнитогорск (на башкирском языке)
  13. ."Мәйданнарда бил сынаша Учалы батырлары"2017 г. Магнитогорск.
  14. «Хороший сосед-божья благодать».(на башкирском языке)2017 г. Уфа, изд-во"Китап"
  15. "Кайтырбыз, дип киткән идегез дә" 2018 г. Магнитогорск.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Мөхәмәт Хәйдәров исемендәге бүләк лауреаты
  • Хәснә Юлдыбаева исемендәге бүләк лауреаты.

Сылтамалар үзгәртү